Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 февраль 2019, 12:41

Каешларны бушатыйкмы? Ипотека ставкалары кими бит...

Республика җитәкчесе Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашуда ипотека ставкаларының 5-5,5 процентка калачагы турында әйтте.

Торак сатып алу буенча тупланма программаларда катнашучылар турында сүз бара. Әле алар өчен ипотекал ставкасы 6-7 процент тәшкил итә.
- Без стандарт торак төзелешенә күбрәк игътибар бирәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Инженер һәм социаль инфраструктура үсешен тәэмин итү, хокук базасын камилләштерү, төзүчеләргә административ йөкне җиңеләйтү, ипотека ставкалары буенча куелган максатларыбыз бар. Бездә торак сатып алу программаларын кертү буенча уңай тәҗрибә тупланган. Әлегә бу программа буенча ипотеканы 6-7 процентка җиткердек, киләчәктә 5-5,5 процентка калдырырга дип уйлыйбыз.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан
Читайте нас: