Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 март 2019, 13:22

Үсешкә зур көч салып...

Бүген «Агро-Танып» АПКсы барлык күрсәткечләр буенча да лидерлар рәтендә, дисәк, һич ялгыш булмас. Узган елгы язгы-кыр эшләре нәтиҗәләре буенча хуҗалык – 1нче, производство эшчәнлеге буенча 2нче урынга чыкты һәм БР Хөкүмәте дипломы белән бүләкләнде. Шуңа да таныплылар отчет җыелышына аеруча күтәренке кәеф белән килде.

2018 елда хуҗалык барлыгы 46 миллион 426 мең сум керем алган. Аның зур өлеше малчылык тармагына туры килә. Ягъни узган елда 14 567 центнер сөт һәм 1 449 центнер ит реа­ли­за­цияләнгән. Тармак бел­геч­лә­ре белдерүенчә, арытабан продуктлылыкны арттыру өчен мал­лар­ның нәсел сыйфатын яхшырту өс­тендә максатчан эш алып барырга кирәк, шулай ук баланс­ланган азык рационы, терлекне асрау технологиясе хакында да онытырга ярамый. Кальмияр сөт­челек фермасы мөдире Вячеслав Шәйсолтанов җи­тәк­че­легендәге коллектив алдынгылар исемлегеннән төшеп калмас өчен бар тырышлыгын сала.
Хуҗалыкның игенче-механизаторлары да сынатмый. 2018 елда бункер авырлыгында барлыгы 24 649 центнер ашлык җыеп алуга ирешелгән (2017 ел белән чагыштырганда 122 процент). Гектар көче уртача 20 центнер тәшкил иткән дигән сүз. Малларга запас белән сенаж, силос, салам тупланган. Ә менә печән хәзерләү вакытын таныплылар бераз кулдан ычкындырган.
Хуҗалыкның машина-тракторлар паркы барлык кам­па­ния­ләр­не үз көчләре белән башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Шуңа карамастан, яңа техника, тагылма җиһазлар сатып алуны дә­вам итәләр. Узган ел «Рубин» үз­йө­реш­ле сиптергече, культиватор, әй­ләндергеч-тырма, әй­лә­неш­ле сабан, тракторга таккыч алганнар.
Тәҗрибәле рәис Сергей Ханов җитәкчелек иткән хуҗалыкта узган көнгә борылып карамыйлар, иртәгәсе белән яшиләр. Ә якын киләчәк 300 баш малга исәпләнгән торак төзүне максат итеп куя. Үткән елда таныплылар АВМ-0,6 җиһазын демонтажлап, металлоломын сабанга алмашкан, ә калган пычкы материалыннан ашлык склады төзегән.
АПКның төп байлыгы җи­һаз­лар да, саннар да түгел, ә 57 ке­ше­дән торган бердәм коллектив. Үз хезмәте белән алар күп­ләргә үрнәк булып тора. Механизаторлар Дмитрий Семенов, Геннадий Вәлинуров, Владимир Моратшин, Сәхипҗан Гә­рәй­шин, комбайнчылар Генрих Шәйхетдинов, Алексей Шәй­сол­танов, водительләр Станислав Шәйсолтанов, Геннадий Бәй­рам­шин, Григорий Хәй­дәр­шин, савучылар Клара Шевелева, Фиделина Бәсимова, Анюта Сә­ми­гу­ло­ва, Фируза Хәй­дар­ши­на, терлекче Герман Муллаяров, бозау караучылар Фидәлия Зыятова, Зоя Иванова хуҗалык үсе­ше­нә зур көч сала.
Җыелыш ахырында юбилярлар, хезмәт ветераннары, алдынгылар тәбрикләнде. «Агро-Танып» хезмәтчәннәрен авыл артистлары да тәбрикләргә ашыкты.
Ольга Нигамәтуллина.
Читайте нас: