Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 март 2019, 12:04

Авыл хатын-кызларының эш сәгатен арттырачаклар, ди

Авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага дүрт сәгатькә арттырырга уйлыйлар. Әле алар атнасына 36 сәгать эшләргә хокуклы. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бу норманы гамәлдән чыгару яки саклап калу мәсьәләсен карыйлар.

Бу мәсьәлә 2019 елның беренче яртысында Русиянең өч яклы комиссиясенең чаралары планына кертелгән. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре бу башлангычка каршы чыга. Алар авылда яшәүче хатын-кызларга йорт эшләрен башкару өчен өстәмә вакыт кирәк, дип уйлый, дип яза "Татар-информ".
"Министрлык хезмәткәрләре искергән нормаларны гамәлдән чыгару эше бара дип әйтә. Әмма без авылда тормыш сыйфаты сизелерлек күтәрелгәч кенә ташламаларны гамәлдән чыгарырга мөмкин, дип уйлыйбыз", — дигән профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Галина Юрова. Хәзер башкалар 40 сәгать эшләгәндә, авылда хатын-кызлар атнага 36 сәгать кенә эшләп, тулы хезмәт хакы ала.
"Росстат" мәгълүматлары буенча, авыл җирендә 37,6 миллион кеше яши. Аларның яртысыннан күбесе - хатын-кызлар (20,3 миллион). Шуларның 63,3 проценты эшли. Шулай итеп, бу яңалык 12,9 миллион чамасы хезмәткәргә кагылачак.
Интернеттан.
Читайте нас: