Корылтай эшендә тарих фәннәре кандидаты, журналист, продюсер, телепроектлар авторы һәм алып баручысы Салават Хәмидуллин, тел, мәдәният, һәм табын башкортлары йолаларын саклау буенча «Табын ырулары берләшмәсе» төбәк җәмәгать оешмалары башкарма комитеты әгъзалары Ниязбай Сәлимов, Фәнил Кудакаев, Гарифулла Япаров, Әлфия Гыймадиева, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы Марат Гыйльманов, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча
урынбасары Рәлиф Рәхимов катнашты.
Район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Әдһәм Фәрвәзетдинов район башкортлары корылтае комитетының узган елдагы эшчәнлегенә күзәтү ясады.
– Бүген районның 14 мәктәбендә биш туган тел укытыла. Аларны 2 278 бала өйрәнә, бу барлык укучыларның 81,4 проценты. Башкорт телен өйрәнүчеләр саны – 1 414, ягъни 88 процент. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында халык йолаларын, традицияләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Туган телне укыту заманча технологияләр белән җиһазландырылган кабинетларда алып барыла. Әдһәм Мәгъдән улы балаларны олимпиадаларга, конкурсларга җәлеп итүгә, аларда ирешелгән уңышларга тукталды, биләмәара мәдәни ял үзәге, китапханәләр, музейлар тарафыннан алып барылган конкрет эшләр турында сөйләде.
Табын ыруы район идарәсе җитәкчесе буларак, ике ел эчендә башкарылган эшләр турында Насыйбулла Хөснуллин бәян итте. Ул ыруларны өйрәнү, шәҗәрәләр төзү, аны зурлап үткәрү һәм башка чараларны оештыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Бәдрәш мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Бүләкова тел укытуны заман югарылыгына күтәрү, яңа технологияләрне кулланып укыту турында чыгыш ясады. «Туган телләрне укытуны саклап калу – алда торган мөһим мәсьәләребезнең берсе», – диде ул.
Артабан сүз мәртәбәле кунакларга бирелде. Чыгыш ясаучылар Салават Хәмидуллин, Фәнил Кудакаев, Марат Гыйльманов телебезне, шәҗәрәбезне ныклап өйрәнү, тергезү юнәлешенә активрак булырга чакрыды, агымдагы елда «Табынфест» республика форумының безнең районда үтәчәген билгеләп, аның әһәмиятен ассызыклады.
Район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты әгъзалары карары белән аның яңа рәисе итеп район мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Шәйнурова, район яшьләр корылтае рәисе итеп балалар сәнгать мәктәбе директоры Айнур Кыямов билгеләнде. Шулай ук V Бөтендөнья башкортлары корылтаена делегатлар сайланды.
Чара ахырында иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары күрсәтелде, башкортлар корылтае башкарма комитетының бер төркем иң актив әгъзалары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Җыйналучылар игътибарына фойеда халык эшләнмәләреннән торган бай күргәзмә, күренекле якташлар турында бәян итүче стенд тәкъдим ителде.