Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 апрель 2019, 18:44

Спиртлы эчемлекләр сатуга каршы

Муниципаль район хакимиятендә район җитәкчесе Рушан Гәрәев рәислегендә җинаятьчелек белән көрәш һәм аны искәртү буенча ведомствоара комиссия утырышы үтте. Анда авыл биләмәләре башлыклары, районның имам-ахунды, ветераннар советы рәисе, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Төп мәсьәлә – БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров куйган бурычларны – «Составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнеше турында»гы мәсьәләне тикшерү, аның буенча сходларда кабул ителгән карарлар.
Утырыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарлар кабул ителде:
- сходларда күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарланы үтәү планын расларга;
- исерткеч эчемлекләрне законсыз сату белән шөгыльләнүчеләрне ачыкларга;
- алар белән профилактик чаралар үткәрергә;
- бу мәсьәләне авыл Советларында депутатлар катнашлыгында карарга;
- исерткеч эчемлек кулланучылар һәм аларның гаиләләренә психологик, медицина һәм башка ярдәм күрсәтү;
- муниципаль район Советына спиртлы эчемлекләр сату белән көрәшү юнә­лешендәге профилактик чараларда актив катнашучы гражданнарны һәм вазыйфалы шәхесләрне матди бүләкләү турында тәкъдим кертү;
- социаль челтәрләрдә һәм район гәзитендә спиртлы эчемлекләр белән сату итүчеләргә карата эшне активлаштырыру.
Читайте нас: