Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 апрель 2019, 17:34

Авыллар аек булсын!

Эчкечелек белән көрәш әлеге көндә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу хакта БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламасында БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та әйтеп үтте. Аеруча суррогат эчкелек куллану нәтиҗәсендә күп гомерләр кыела, гаиләләр таркала. Ялган аракыга каршы көрәш ни дәрәҗәдә генә катгый булмасын, контрафакт алкоголь белән сәүдә итү очраклары әледән-әле ачыкланып тора.

Узган елда алкоголь белән агулану очраклары республикада 2017 елга караганда 24,5 процентка арткан. Районда мондый эчемлекләрдән үзәк район дәваханәсенә 135 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар­ның күбесе – Шулган авыл Советы биләмәсендә яшәү­че­ләр.
Шушы көннәрдә, боларның барысын да исәптә тотып, бер төр­кем социаль, сәламәтлек, хокук саклау органнары вәкилләре Шулган авыл Советы биләмәсенә «Аек авыл» акциясе белән чыкты. Анда шулай ук Шулган авыл Советы биләмәсе башлыгы Энҗе Бәдертдинова, район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Ренат Әхәтов, «Гаилә» районара үзәгенең гаиләләр белән эшләү белгече Эльза Имамова катнашты.
Чаралар Шулган авылы мәк­тә­бендә өлкән сыйныф укучылары белән очрашудан, аларга бу акциянең асылын аңлатудан башланып китте. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар бе­лән эш­ләү буенча өлкән инс­пекторы Эльвира Гыйләҗева җә­мә­гать урыннарында исерткеч эчем­лек­ләр кулланган, тәмәке тарткан үс­мерләргә админис­тратив җа­ваплылык каралуы, 16 яше тулмаган балигь бул­ма­ган­нар­ның мондый гамәле өчен җа­вап­лы­лык ата-аналар иңенә тө­шүе турында аңлатты.
Муниципаль район хакимияте каршындагы балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре Светлана Ахунованың чыгышы да бик фәһемле булды. Ул «Профилактик исәп» төшенчәсенә аңлатма бирде, аның олы тормыш юлына баскач «кара тап» булып ятуын, әлеге көндә район буенча 14 баланың мондый исәптә торуын билгеләде. «Шунысы сөенечле: Шулган мәктәбе укучылары арасында андыйлар юк. Бу күрсәткечләр киләчәк­тә дә үз­гәрешсез калыр», – диде ул һәм моның өчен укучыларга үз энер­гияләрен яхшы якка юнәл­тергә, сәламәт тормыш алып барырга, тырышып укырга чакырды.
Табиб Рафаэль Гарипов­ның да әйтер сүз­лә­ре бар иде. Аның спиртлы эчем­лек­ләр­нең, аеруча суррогат­ның, кеше организмына булган тәэсире, аның күңел­сез нәтиҗәләре турындагы чыгышын тиздән олы тормыш юлына аяк басачак үсмерләр зур игътибар белән тыңлады.
2018 ел районда «Волонтер елы» эгидасы астында үтте. Без­нең районда 150 волонтер исәп­лә­нә. 14 яшьтән махсус тер­кәл­гән һәм активлык күр­сәт­кән укучыларга «Волонтер китабы» би­ре­лә. Мондый китапка ия булган, шулай ук ГТО нормативларын алтын билгегә тапшырган чыгарылыш сыйныфы укучылары югары уку йортларына кергәндә өстә­мә балларга ия була. Район хакимиятенең яшь­ләр сәясәте һәм спорт бү­леге начальнигы Эльза Вә­лие­ва волонтерлык хә­рә­кә­тенә кушылу өчен нинди сайтларга теркәлергә ки­рәк­ле­ген аңлатты, ГТО тапшыруга коллектив заявкалар булганда, аны үз­ләре килеп кабул итәчәкләрен белдерде. «Сә­ла­мәт тормыш рәвешен пропагандалауга әти-әниләрегезне, башкаларны да җәлеп итәргә омтылыгыз. Бәлки, кайдадыр насвай белән сату итүчеләр бардыр. Андыйлар турында хәбәр итү­дән куркырга ярамый. Социаль бәлаләр белән бергә кө­рәшик», – диде ул.
Чаралар укучылар катнашлыгындагы «Аек авыл» акциясе белән дәвам итте. Махсус футболкалардагы егет һәм кызлар суррогат алкоголь белән көрәшкә чакырган листовкаларны социаль объектлар диварларына беркетте, үтеп баручыларга, во­дительләргә таратты.
Комиссия әгъзалары арытабан Шулган, Кашкак, Гәрәбаш авылларындагы сәүдә нокталарында, социаль яктан хә­веф­ле гаиләләрдә булды. Соң­гы­ларның яшәешен, тормыш шартларын тикшерде, күр­сәт­мә­ләр бирде.
Район буенча социаль хә­веф­ле саналган мондый гаиләләр саны 38, Шулган авыл Советы би­ләмәсендә – алты. Аларның һәр­берсендә өчәр, бишәр балигь булмаган бала тәрбияләнә.
Урыннарга чыгып мондый ак­ция­ләр үткәрүнең файдасы булыр, дип ышанасы килә, чөнки җәм­гыя­тебезнең нинди юлдан барачагы үсеп килүче буынга турыдан-туры бәйле. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров та үзе Юлламасында «Эчкечелек һәм тәмәке тарту белән кө­рәш­не, тәү чиратта, яшьләр арасында җәелдерергә кирәк», дип бил­геләде. Бу социаль бә­ла­ләр­не тамырыннан корыту мөм­кин булмаса да, аны киметү мөм­кин. Эшне тиешле органнар вә­килләре, җәмәгатьчелек бе­лән бер­лектә алып барганда гына конкрет нәтиҗәгә ирешергә була.
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: