Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 апрель 2019, 13:25

«Кайда үлем белән сату итәләр, хәбәр ит!»

Республикада «Кайда үлем белән сату итәләр, хәбәр ит!» наркотикларга каршы Бөтенрусия акциясе старт алды. 11 мартта республика министрлыгы һәм ведомстволарның «кайнар элемтәсе» эшли башлаячак. Наркотиклар сату, саклау, притоннар тоту урыннары турында белгән һәркемнең бу хакта конфиденциаль рәвештә һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәбәр итүе сорала.

Һәр шалтырату һәм һәр хәбәр мөһим – бу акциянең төп прин­цип­ла­рының берсе. Мәгълүмат наркотиклар тарату һәм файдалану белән көрәштә иң әһә­ми­ятле чараларның берсе булып тора. Шуңа да наркотик­лар әйләнешенә күзәтчелек буенча идарә хезмәткәрләренә әйтер сүзегез булса, сезнең шалтыратуны полициянең һәр бүле­ген­дә кабул итәчәкләр. Моннан тыш, тәүлек әйләнәсенә БР Эчке эшләр ми­нистрлыгының
8 (347) 279-32-92 ышаныч телефоны эшли. Бу телефонга шалтыратып, республиканың һәр кешесе тыелган матдәне тарату, куллану, наркопритоннарны тоту турында хәбәр итә һәм бел­геч­ләргә наркоманияне ис­кәр­тү буенча үз соравын бирә ала.
Һәр мәгълүмат тикшереләчәк, бер шалтырату да игътибардан читтә калмаячак. Конфиденциальлек гарантияләнә.
Чараны оештыручылар граж­дан­нарның социаль активлыгы­на ышаныч белдерә. Наркома­ния проблемасын бары тик бер­гәләп кенә хәл итәргә мөмкин.
БР Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә күзәтүчелек итү идарәсе.
Читайте нас: