Утырышның көн тәртибенә «Гражданнар сходларында район буенча составында спирт булган эчемлекләрнең законсыз әйләнеше буенча кабул ителгән карарларның тормышка ашуы, әлеге законсыз эшләрне профилактикалауга, аңа каршы көрәшүгә үз өлешен керткән җаваплы кешеләрне һәм гражданнарны матди бүләкләү турындагы карарларының үтәлеше» соравы чыгарылды.
Әлеге мәсьәлә буенча муниципаль район Советы председателе Фирдус Әүхадиев чыгыш ясады. Аның буенча фикер алышуларда район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Ренат Әхәтов, районның баш табибы Нияз Зыятдинов, Кальмияр авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәнүз Иванов, мәгариф бүлеге начальнигы Әдеһәм Фәрвәзетдинов, район кулланучылар җәмгыяте председателе Рәфил Галләмов, районның ислам һәм православие диннәре әһелләре Фәнис Нуртдинов һәм Альфред Камидуллин катнашты. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, әлеге чыгышларны йомгаклап, бу юнәлештә ныклы, катгый эш алып барырга кирәклеген билгеләде.