Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 Май 2019, 15:50

Чираттагы утырыш

Шушы көннәрдә муниципаль район хакимиятендә юл йөреше хәвефсезлеге буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте.

Көн кадагына өч мәсьәлә чыгарылган иде. Агымдагы елның дүрт аена эшчәнлекләре, балалар һәм үсмерләрнең травматизмын искәртү чаралары турындагы мәгълүмат белән район юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе начальнигы Илсур Сибәгатуллин, муниципаль районның автомобиль юллары торышы турында район юл ремонтлау-төзү идарәсе начальнигы Илнур Кәрамов, «Тәтешле электр челтәрләре, торак һәм төзекләндерү» предприятиесе директоры Камил Фәйзрахманов, мәктәп автобуслары хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү, җәйге чорда балалар травматизмын искәртү турында район мәгариф бүлеге начальнигы Әдеһәм Фәрвәзетдинов сөйләде. Каралган мәсьәләләр нәтиҗәләре буенча юл ремонтлау-төзү ида­рәсе һәм «Тәтешле электр челтәрләре, торак һәм төзекләндерү» пред­прия­тиесенә асфальтбетон юлларны төзекләндерү эше алып барырга кушылды.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: