Киң билгеле Евпатория, Судак, Симферополь, Новый свет шифаханәләреннән ерак булмаган поселокларда урнашу да арзангарак төшә.
Ялта белән Алушта курортлары — Кырымда иң кыйммәте. Алупка, Мисхор, Гурзуф, Ливадиядә дә хаклар “тешләшергә” мөмкин.
Кырымга 4-5 көнгә барып кайту өчен тур алырга уйласак, хаклар 17 мең сумнан башлана. Аңа самолет билетлары, яшәү, страховкалау керә.
Июльдә Уфадан Кырымга самолетта барып кайту бер кешегә 16 мең сумга төшә. Октябрьдә — шуның нәкъ яртысы – 8 мең сум тирәсе.
Уфадан Кырымга туры поездлар йөрми. Моның өчен башта Анапага, яки Краснодарга барырга кирәк, аннан соң автобуска күчеп утырырга. Тимер юл билетларына хаклар — бер якка 4,5 мең сумнан 7,5 сумга кадәр. Балаларга ташламалар бар.
Машинада Кырымга ике тәүлек тирәсе барырга. Юлның соңгы өлешен паромда, яки яңа күпердән чыгарга кирәк булачак.
Чыннан да, бу илдә табигать белән күңел бөтенлегенә ирешергә мөмкин. Аны мәгърур Кавказ таулары тирә-яктан искән җилләрдән саклый. Шуңа биредә җәйләр субтропик климат шартларына ярашлы, дымлы, башлыча, җилсез була.
Әгәр сез табигать яратасыз, дөньяга позитив карашта, толерант икәнсез, Абхазиягә рәхим итегез. Әгәр сезгә “биш йолдыз” һәр тарафта да стериль чисталык кирәк булса, анда барып та йөрмәгез. Яшь кызларга ялгыз барырга да киңәш итмәс идек. Абхаз халкы кунакчыл, әмма һәрнәрсәгә түзеп торучы йомшак түгел, артык принципиаль булырга тырышуыгыз ошап бетмәячәк.
Билгеле булуынча, сабыйларга диңгез суының җылы булуы шарт. Аның бик тирән булмавы да кирәк. Кырымда бу шартларга Феодосия һәм Евпатория курортлары туры килә. Алардан ерак түгел Штормовое һәм Заозерное поселоклары да кулай булачак. Биредә диңгез суы иртәрәк җылына, чагыштырмача чиста комлыклар, 10 яшькәчә балаларга йөрү уңайлыкларын да өстәргә була. Оленевка, Береговое, Кацивел, Песчаное, Курортноеда, Феодосия һәм Евпаториядән аермалы буларак, хаклар түбәнрәк.
2008 елда Абхазия Грузиядән аерылып чыкты һәм мөстәкыйль дәүләт булып яши башлады. Аның мөстәкыйльлеген Русия һәм янә биш ил таныды. Анда баручыларны виза алу, чит ил паспорты булдыру борчый.
Гамәлдә, болар берсе дә кирәкми. Ил чигенә кадәр Адлер аэропортыннан яисә тимер юл вокзалыннан 58нче, 125П санлы маршрут автобусына утырып, 25 тәңкәңне түләп барырга була. 100 сумлык маршрут таксилары да йөреп тора, алар Адлерга кереп тормый. Ә инде чикне узып, кирәк җиреңә машина яллап, трансфер хезмәтеннән кулланырга булсаң, кеше башыннан 1 мең сум тирәсе түләргә кирәк.
Чик сакчыларына Русия паспортын, балаларның туу турындагы таныклыгын яисә аларның ата-аналарыннан рәсми рөхсәт кагәзьләрен күрсәтергә кирәк. Шулай итеп илдән чыгасың, тау елгасы аша салынган күпердән үткәч, Абхазия каршы ала. Биредә дә чик сакчылары белән аралашып аласың. Дютифри кибетләренә кереп чыгарга була. Вакытында түләнмәгән акчалата бурычларың булса, кире борылуың бар. Ил чиге ул, шаярма!
Абхазиядә туристлар өчен күптөрле ял итү программалары каралган. Диңгез буеннан ерак китәсең килмәсә, дәрьяга чыгып сәяхәт ит. Моның өчен сине су кораблары көтеп тора. 500 тәңкәңне түлисең дә ике сәгать буена дельфиннар белән куышып йөзеп киләсең. Алар монда күпләп йөзә.
Сәяхәтне оештыручылар диңгезгә чыккач корабны туктаталар һәм туристларга суга сикерергә тәкъдим итәләр. Әлбәттә, хәвефсезлек желетлары да бар.
Көн дәвамында абхаз авылына алып барып сыйлап кунак итү 1200 сум тора. Анда фольклор коллективлары чыгыш ясый, шашлык, милли ашлар пешерелә. Милли эчемлекләрдән сыгылып торган табын да шушы хакка кергән.
Иң матур экскурсия — Рица күленә, билгеле. Аның хакы — 1 мең сум тирәсе. Юл буенда умарталыклар, шәраб базлары янында туктаулар һәм башка шундый күңелле гамәлләр белән көн сизелми дә кала.
Гомумән, экскурсияләрнең һәрберсе игътибарга лаек. Хаклары – 500-1500 сум.
Пицундадан да яхшырагы — Пицунда!
Чикне узгач та Псоу дигән урында илнең төрле шәһәрләренә алып бара торган автобуслар тезелеп торуын күрерсез. Хаклары бер тирә – 150-250 сум.
Кая барырга? Сухуми – илнең башкаласы. Гагра, Афон, Гудаута, Пицунда... Хуҗалар, бөтен җирдә дә якынча бер төрлерәк хакка торак тәкъдим итә — ул тәүлегенә 250 сумнан башлана. Монысының бәдрәфе урамда, юыну урыны булмаска да мөмкин.
Моннан тыш, һәр шәһәрнең үзенчәлекләре дә бар. Әйтик, Гудаутада шәһәр канализациясе еш кына җир астыннан түгел, ә юл буендагы арыклардан уза. Аларның кая агып төшүе билгеле инде. Моннан тыш, биредәге диңгезгә зур гына тау елгасы кушыла. Яңгырдан соң аның белән бергә тауларда булган барча галәмәтләр дә. Аның каравы, комлыкларда кеше берән-сәрән генә, хаклар да тешләшми.
Афонда диңгез, чагыштырмача, чистарак. Әйтик, Пицунда белән чагышырганда, җылырак та. Пицунда – таулар белән уратылып алынган тыныч урын. Бирегә диңгез бухта булып керә. Шуңа ул һәрвакыт диярлек тыныч. Җир асты чишмәләре чыгып торганга күрә, ул бераз салкынча. Әмма аның чисталыгы башка бер җирдә дә юктыр! Медузалар, суүсемлекләр дә — сирәк күренеш. Аның ярларында – кырчын таш. Шунда ук йөзьяшәр ылыслы агачлар тезелеп киткән. Эвкалиптлар һәм самшит агачлары бүлеп чыгарган эфир майлары һаваны баета. Диңгез, тау һавасы белән бергә кушылгач, биредәге һава үзе көчле табибка әверелә.
Пицундада торак хаклары да, кибет-базарлардагы хаклар да башка шәһәрләргә караганда югарырак. Әйтик, Гудаутада 1 литр сөт 80 сум торса, биредә —100 сум. Кая карама сыер көтүләре йөрсә дә, алардан савылган сөтне эшкәртүче юк, шуңа сөт Краснодардан китерелә, ит, казылык ише ризыклар да Русиядән алына.
Әмма биредә ризыкны сатып алып әзерлисе килмәгәннәргә “Пицунда” пансионатлар комплексы бар. Анда туклану — “швед өстәле”. Яшәү хаклары 1200 сумнан башлана. 12 яшькә кадәр балаларга, аерым урын алмаган очракта, ярты хак.