Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 июль 2019, 17:36

Районда төбәк проектлары

«Социаль активлык» төбәк проекты Төбәк проектының максаты: волонтерлыкны, балалар һәм яшьләрнең сәләтен һәм талантын үстерү, яшьләрне ирекле хезмәткә һәм студент хәрәкәтенә җәлеп итү.

«Социаль активлык» төбәк проекты җәмәгать башлангычларын һәм проектларын яклауга, балалар һәм яшьләрнең сәләтен һәм талантын ачыклау, үстерү һәм яклау, 2024 елга гражданнарның 20 процентын, яшьләрнең 45 процентын иҗади эшчәнлеккә, 70 процентын студент хәрәкәтенә җәлеп итүгә юнәлтелә.



«Спорт – тормыш нигезе» төбәк проекты

Районда ел башыннан алып «Спорт – тормыш нигезе» төбәк проекты тормышка ашырыла. Ул 2024 ел ахырына кадәр исәпләнгән.

Аның максаты – шушы вакытка физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын 55 %, шул исәптән балалар һәм яшьләр санын – 98,2 %, урта яшьтәгеләр – 49 %, өлкән яшьтәгеләр арасында 13 процентка кадәр җиткерү.

Әлеге көндә физкультура һәм спорт белән 8 790 кеше шөгыльләнә, бу халыкның 42,1 проценты дигән сүз. Халыкны спорт инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итү норматив таләпләрнең 76,8 процентын тәшкил итә. 2024 елга кадәр янә 12 000 кешене җәлеп итү күзаллана.

Соңгы елларда халыкның активлыгы балалар һәм яшьләр исәбенә артты. Әлеге көндә укучыларның һәм студентларның 79,5 проценты физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә.

30дан алып 54 яшькә (хатын-кызлар), 59 яшькә (ир-атлар) кадәргеләр арасында физкультура һәм спорт белән шөгыль­ләнүчеләр саны 28,6 процент. 55 яшьтән алып (хатын-кызлар), 60 яшьтән алып (ир-атлар) арасында бу сан – 7,3 %. Шулай итеп, массакүләм спортка җәлеп итүдә төп «резерв»ны өлкәннәр тәш­кил

итә.

Указны үтәү һәм халыкның физик активлыгын үстерү максатында физкультура һәм спорт күнекмәләренә ныграк җәлеп итү мөһим.



«БРда эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты

Аны агымдагы елның 10 гыйнварыннан алып 2024 елның 20 декабренә кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Төбәк проектының максаты: РФ халкы арасында эшкуарлыкның уңай образын формалаштыру, гражданнарны кече һәм урта эшкуарлыкка җәлеп итү, аның яңа субъектларын булдыру.

Бу проектны гамәлгә ашыру эшкуарлыкка уңай караш булдыруга һәм эшкуарлык эшчәнлеге белән кызыксындыруга этәргеч бирәчәк.


Эльза Вәлиева, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы.
Читайте нас: