«90нчы елларда кабул ителгән законнар хөкүмәт тарафыннан куелган индексларны арттыруга юл куючы “12 тишек”не калдырган булган. Эш шулай дәвам иткән», — диде Артемьев һәм бу җитешсезлекләрнең юк ителүен белдерде.
«Бөтенләй үк түгел. Мәсьәлә хәл ителгән булса, кешеләр туры линиядә бу хакта сөйләмәсләр иде», — диде президент.
ФАС җитәкчесе инцидентлар саны киметелсә дә, аерым очраклар табылып торуын таныды. “Омскида чүп чыгару өчен икеләтә арткан тарифлар - шуның мисалы. Тикшерү эшләрен үткәрдек, властьлар бәяләрне ике тапкыр төшерә», — диде Артемьев.
Чүпне чыгарган өчен бәяләрнең нигезсез арттырылуына июньдә узган туры линиядә Омскидан бер кеше шикаять белдергән иде.
Автор : Төхвәтуллина Алсу
Чыганак: РФ президенты матбугат хезмәте.