Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 август 2019, 14:02

Себер һаман ялкын эчендә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Евгений Зиничев докладыннан соң Путин Себер янгыннарын сүндерүгә Оборона министрлыгын җәлеп итәргә дигән боерык бирде. Обоорона министры Красноярск краена су агызу корылмалары белән тәэмин ителгән 10 хәрби-транспорт вертолеты һәм 10 Ил-76 самолетлары җибәрәчәк.

Әлегә экипалар инструктаж үтә һәм очышка әзерлекне тәмамлый. Шушы ук очучы пилотлар моңа кадәр илебезнең төрле төбәкләрендәге табигый янгыннарны сүндерүдә катнашкан булган.
Болардан тыш, Иркутск өлкәсендәге хәрби көчләр группировкасы дәүләт башлыгының боерыгын көтәчәкләр.
Бер атна элек Себерне һәм Русиянең башка төбәкләрен корым исе килгән рәшә каплап алды. Көнчыгш җилләре бу рәшәне Эвенкия районы һәм Красноярск крае яклап Хакасия, Алтай крае, Кемеров, Новосибирск, Омск һәм Томск өлкәләренә таратты.
Гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Александр Чуприян әйтүенчә, янгыннар тайганың 3 миллион гектарга якын мәйданын ялмап алган. Иркутск өлкәсе, Красноярск крае, Бурятиянең - 2 һәм Якутиянең 5 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Табигый ресурслар министры Дмитрий Кобылкин бәяләвенчә, янгыннарның сәбәбе коры яшен яшьнәүләрдә булуы мөмкин. Ут афәтеннән котылыр өчен 3 меңгә якын кеше, 350дән артык техника берәмлеге һәм 28 һава суднолары җәлеп ителгән.
Русия Хөкүмәте премьер-министры Дмитрий Медведев губернаторларга янгыннар мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга йөкләмә бирде.
"Өмет" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: