Социаль өлкә
13 Августа 2019, 07:20

Уфага легендар Николай Валуев килде

Уфага Русия Дәүләт Думасы депутаты, авыр үлчәмдә бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев килде. Ул Башкортстанның Бокс федерациясендә осталык дәресе үткәрде, автографлар бирде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Николай Сергеевич Валуев – Русия сәясәтчесе. 2011 елның 21 декабреннән Дәүләт думасы депутаты, Думаның Экология һәм тирә-як мохитне саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары.
Элекке боксчы – авыр авырлык категориясендә чыгыш ясаган профессионал, сәясәт эшлеклесе. WBA версиясе буенча авыр үлчәмдә дөнья чемпионы (2005-2007, 2009), WBA версиясе буенча авыр үлчәмдә вакытлы дөнья чемпионы (2008-2009), Паназиат бокс ассоциациясе версиясе буенча авыр авырлык категориясендә чемпион (2000), профессионаллар арасында авыр үлчәмдә Русия чемпионы (1999), шоумен, 2016 елның 9 августыннан – «Тыныч төн, нәниләр!» балалар тапшыруын алып баручы, «Экология» форумының Иҗтимагый советы рәисе.
«Башинформ» агентлыгы.
Читайте нас