Кесәгә акча керәсе булса, юкка гына төшкә тизәк керми бит инде, акча шундый пычрак һәм куркыныч тудыручы бер кәгазьдер ул. Акча өчен тир түгәбез, акча дип гомерләр өзелә, акча, дип кеше талыйлар, шул акча җитмәгәнлектән күпме гаиләләр таркала. Уйлап карасак, бөтен гомеребез шуның артыннан куу түгелме соң? Минем яшәү вакытымда гына алар ничә төргә керде. Әниләребез пенсиягә алты сум белән чыкты, аннары ул 12 сумга күтәрелде. Оешмаларда 60-70тән 120-200 сумга кадәр алып эшләдек – бу 1980-1989 еллар иде. Аннан соңгы елларда акча алышынды, меңнәр белән исәпләнә башлады. Кайбер сатучылар буталып акчаларын артыгын чутлап бирә иде. Күп тә үтми тагын акча алышынды, барыбыз да миллионерлар булып алдык. Иртән торсак та акча, кич ятсак та акча турында уйлыйбыз. Ә күп кенә эшем ияләренең шул аз гына акчабызны да тартып алырга башлары эшли, банк картасы системасы кертеп, күпме акчаларыбыздан колак кагабыз. Анда комиссия, монда комиссия. Телефонга СМС куеп та акчаны алалар. Анысы төп төгәл ай саен «за услуги», дип, ай саен 60 сумны ала да куя. Хәзер ансыз яшәп булмый, «А» дисәң дә акча кирәк. Бәдрәфкә керергә дә акча кирәк, юлга чыксаң – аеруча.
Аз булгач, аны кадерләп тотасың, әлбәттә, тиенен тиенгә чутлап. Ә акчалары күп кеше нишли икән. «Мескен хәленә кала, мин сиңа әйтим, күрмисеңмени, телевизорда акча өчен ни кыланганнарын. Аның аз булуы күпкә яхшырактыр да әле, бер уйласак. Акча нәфсене аздыра торган бер кәгазь инде ул. Ә синең исеңдәме, бер заман ваучер таратып бирделәр. Нәрсә икәнен дә аңламаган авыл халкы чегән курткасына, кемдер шикәр, кемдер суыткычка алышты», – ди бер танышым.