Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 август 2019, 12:22

Андыйларга көн юк иде

Район гәзитен яңалыклар белән танышу өчен генә түгел, әхлакый темалар күтәрелгәнгә дә яратып укыйбыз. Гаилә, ир-хатын мөнәсәбәте – мәңгелек темалар.

Кулга каләм алуымның сәбәбенә бер очрак этәргеч бирде. Дөньяда мин ярыйсы гына яшәдем, байтакны күрдем һәм шуңа да күп күренешләргә үз бәямне бирә алам. Гадәттә, мин урамнан ашыкмый гына атлыйм, күпләрне уздырам. Ул көнне юлдашым да акрын атлый иде. Без шулай сөйләшеп киттек. Күңелен кырган хәлне ул түкми-чәчми бәян итте. Кыскасы, бер хатынкай менә дигән гаиләләрне бозып йөри икән. Күпме ирне аздырган. Ә алар бу җилбәзәк хатын янында бераз яшиләр дә, янә гаиләләренә кайтып керәләр икән. Ә мондый хәлләрдән соң гаилә элекке мөнәсәбәтләр белән яшәп китә аламы? Ышаныч каламы? Сүз белән гафу ителсә дә, йөрәктәге җөйне берни җуя алмыйдыр.
Юлдашым үз тыкрыгына борылды, ә мин арытабан атладым. Башымда уйлар чуалды. Безнең яшьлек 70-80нче елларга туры килде. Андый хатыннарны ул чакларда 24 сәгать эчендә район­нан куалар иде. Кызганыч, кайда калды икән шул вакытлар?!
А. апагыз.
Читайте нас: