Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 август 2019, 13:30

Демографик хәл

Узган елда районда барлыгы 225 бала дөньяга килде.

(2017 елда – 241). Үлем саны 2017 ел белән чагыштырганда кимеде һәм бу күрсәткеч 327не тәшкил итә (2017 елда – 350). Кан әйләнеше системасы авыруларыннан – 134, нерв системасы авыруларыннан – 56, яман шештән 39 кеше вафат булды. Бу төр чирләр өстенлек ала. Хаклы ялга кадәр үлүчеләр саны өч очракка артып, барлыгы 75не тәшкил итте. Суицидлар саны 2017 ел белән чагыштырганда 12 очракка кимеде. Балалар үлеме саны да түбәнәйде: дүрт аланың үлү очрагы теркәлде. Яңа туган сабыйларның һәм аналарның үлем очрагы теркәлмәде.
(Район хакимияте башлыгы Р. К. Гәрәевның муниципаль район Советы IV чакырылышының XXV утырышындагы чыгышыннан).
Читайте нас: