Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 август 2019, 16:52

Төп бурыч – хәстәрлек күрү

Бу санда дәүләт һәм муниципаль органнарының эше турында мәкаләләр циклы башлыйбыз. Без аларның тәгаенләнеше, функцияләре турында нинди дә булса катлаулы тормыш хәленә тарыгач кына беләбез, дисәк һич ялгышмабыз. Бүгенге әңгәмәдәшебез – район мәгариф бүлегенең опека һәм попечительлек органы баш белгече Ганиева Әлфия Заһит кызы.

Корр.: Әлфия Заһитовна, гәзит укучыларның күбесе сезнең хезмәтнең нинди эш алып баруын бетерми, дисәм дә, дөрестер. Шәхсән минем күз алдыма мелодрама эпизоды: кайдадыр вакытлыча торак алып тыныч кына яшәп яткан гаиләгә опекадан полиция хезмәткәре озатуында ике чиновник килүе һәм балаларны елата-елата приютка алып китүе турындагы күренеш баса. Чынында бит бөтенләй алай түгел! «Опека» сүзе үк сезнең кемнедер хәс­тәрләп яшәвегез турында сөй­ли... Төгәлрәк сөйләгез әле, сез кем турында хәстәрлек кү­рә­сез?..
Ә. З.: Безнең бурычлар «Опека һәм попечительлек» Федераль законында язылган – бу опека һәм попечительлеккә мох­таҗ һәм опека һәм попечительлек ка­ра­магында булган граж­дан­нар­ның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау; опекун һәм попечительлек эш­чән­ле­генә күзәтү, опека һәм по­пе­чи­тель­лек­тә булган граж­даннарның милкен саклауны контрольгә алу. Төбәк законнары, Хөкүмәт карарлары да бар. Федераль за­кон­ның икенче пунк­ты тарафыннан «Федераль законнарга һәм РФ субъектлары законнарына ярашлы, опека һәм попечительлек органнары иңнәренә башка бурычлар да салына». Мондый «башка бурычлар» безнең эше­бездә бик күп.
Гомумән алганда, безнең хез­мәт ятимнәрнең генә түгел, ата-аналары булып, уңышлы гаи­лә­ләрдә тәрбияләнгән башка балаларның да мәнфәгатьләрен кайгырта. Менә бер мисал. Бер гаилә фатирын сатып, зуррагын алырга карар итә. Приватизация барышында балалар да фатир хокукына ия булган. Бу очракта опека органнарының ризалыгыннан тыш торакны сату мөмкин булмаячак. Әлеге яшәгән фатирда балалар торакның күпме мәйданына ия булган, яңасында да шуның кадәр мәйдан белән тәэмин ителергә тиеш була. Шулай ук без ата-ана аерылышканда балигъ булмаганнарның мәнфәгатен яклыйбыз. Аннары шул: балаларның 14 яшен­нән алып эшләргә хокукы бар. Ләкин моның өчен опека ор­ган­нарының рөхсәте таләп ителә, шулай ук без моның нинди эш булуын, анда шартлар тудырылганмы, зыянлы түгелме икә­нен тикшерәбез. Бары тик опека органнары рөхсәте белән генә балигъ булмаганнар белән никах теркәлә ала. Тормыштан янә бер мисал: әйтик, бала исәбендә банкта акчалар саклана. Мәсәлән, дәү әнисеннән мираска калган. Бу вакытта шуны белергә кирәк: опека органнары рөхсәтеннән башка беркем дә, хәтта ата-аналары да, исәптән акчаны ала алмый.
Эшебезнең янә бер юнәлеше – ул эшкә яраксыз гражданнар белән эшләү. Судның гражданинны эшкә яраксыз дип тануыннан алып (ә бу бары тик суд эше), аңа опекуннар табу һәм аларның язмышы белән кызыксынып тору да безнең бурычларның берсе. Әгәр туганнары, танышлары арасында опекун табылмый икән, аны психоневрологик диспансерга билгелибез.
Корр.: Эшкә яраксыз дип танылган гражданнар саны күпме?
Ә. З.: Мин бу өлкәдә эшли башлаганда – якынча ун ел элек – бер унлаган иде, ә хәзер бу сан 50гә якынлап килә.
Корр.: Картлар йортына бил­геләнүче өлкән яшьтәгеләрне дә сез хәстәрләргә тиешме?
Ә. З.: Юк, бу эш белән халыкны социаль яклау органнары шө­гыльләнә. Шуны әйтергә мөм­кин, алар белән без тыгыз хез­мәттәшлек итәбез.
Корр.: Гаилә сүзен кузгаткач, тәрбиягә балалар алган гаи­лә­ләр турында сөйләшик әле. Бу да бит сезнең өлкә?
Ә. З.: Әлеге көндә бездә 27 шундый гаилә бар, аларда 49 бала тәрбияләнә. Алдан ук шуны әйтәсем килә: тәрбиягә бала алган гаиләләр ягыннан барысы да яхшы! Закон (килешү) буенча алар баланы балигъ булганчыга кадәр генә тәрбияләргә тиеш булса да, безнең ата-аналар аларны соңыдан да ташламый: укырга кертә, үз гаиләсен корырга да ярдәм итә, торак мәсьәләсен дә кайгырта, ә соңыннан инде бу балаларның балалары «дәү әни-дәү әти» дип аларга кайтып йөри.
Корр.: Баланы тәрбиягә алгач, кире кайтаручылар булганы юкмы? Әгәр булса, нинди сәбәп яисә кем (сезнең хезмәт, ата-ана, бала) инициативасы белән?
Ә. З.: Мондый хәлләр булганы бар, әмма бик сирәк. Узган елда бер шундый очрак булды. Сәбәп психологик яктан туры килмәүдә: бала авыр холыклы, тәрбиягә алган ата-ана аның белән уртак тел таба аламады. Аны кире балалар йортына җибәрү – бала күңеленә салынган бар яхшылыкны сызып ташлау, дигән сүз. Бу аның өчен зур психологик стресс булыр, ул өлкән­нәр­гә ышанычын югалтыр иде.
Шуның өчен без аны икенче «тәҗрибәлерәк» гаиләгә бирдек.
Корр.: Ятимнәр турында сөй­ләшкәндә бер сорау бирәсем килә. Матбугат басмаларында прокуратураның ятим бала мәнфәгатьләрен яклап, аңа торак алырга булышлык итүе турындагы мәгълүматлар еш очрый. Прокуратура кысыла икән, сезнең хезмәт үз бурычларын үтәп җиткерми, димәк?
Ә. З.: Әйдәгез, бу темага җен­тек­ләбрәк тукталыйк. Кем ул ятим бала? Законда болай ди­ел­гән: «Ятим бала – ул әтисе яки әнисе, яисә икесе дә вафат булган 18 яше тулмаган шәхес». 18 яшьтән алып 23 яшькә ка­дәр­ге балалар шулай ук «ятим балалар» исәбенә керә. Ә менә ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яисә чик­ләү сәбәпле, бала әтисе яисә әнисенең, яисә икесенең дә тәрбиясеннән мәхрүм калган, ата-аналары эшкә яраксыз, хә­бәр­сез югалган, үлгән дип игъ­лан ителгән яки иркеннән мәх­рүм итү учреждениеләрендә булган очракта, ата-ананың баланы тәр­бия­ләү, белем бирү, медицина оешмаларыннан барып алудан баш тартуы һәм башка сә­бәп­ләр нә­ти­җә­сендә караучысыз калган балалар, закон тәр­ти­бенә ярашлы, ата-ана тәрбиясеннән мәх­рүм калган балалар дип санала.
Әгәр әлеге категория граж­даннарның торагы юк икән, балигъ булгач, хөкүмәт аларга торак бирергә тиеш. Бу бик катлаулы, зур финанс чыгымнар та­ләп иткән мәсьәлә. Акча республика бюджетыннан һәм Федераль бюджеттан бүленә һәм ул дө­рес файдаланылырга тиеш. Ятим­нәргә торак 2008 елдан алып бирелә, бу вакыт эчендә 55 фатир бүленде.
Сүз дә юк, төрле балалар үсеп җитә. Кемдер, фатир алгач, эшкә урнаша, гаилә кора. Ләкин фатир бирелеп тә анда яшәмәүчеләр, коммуналь хез­мәтләре өчен тү­лә­ми, бурыч җыючылар да юк түгел. Фатирда яшәп, күр­ше­ләренә комачаулык итүчеләр дә очрый. 2018 елның июленнән законга кертелгән үзгәрешләр буенча мондый торак хуҗалары
бе­лән ки­лешү суд нигезендә өзе­лә.
Дәүләт тарафыннан ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар турында аларга 23 яше тулганчы хәс­тәрлек күрелә. Алар ике тү­ләү­сез белем алырга хокуклы, уку барышында льготалы стипендия тү­ләнә, алар кием-салым, дә­рес­лекләр белән тәэмин ителә. Укуын тәмамлагач, аерым сумма («подъемныйлар») бирелә. Әгәр укып беткәннән соң бу егет яисә кыз эш таба алмаган икән, аны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә куялар. Аннары инде бу яшь кеше белән әлеге хезмәт шө­гыль­ләнәчәк. Әгәр шунда ук эшкә урнаштыра алмыйлар икән, хезмәт белән тәэмин итү үзә­ге тарафыннан аңа алты ай дә­вамында акчалата компенсация түләнә. Мондый опека 23 яшь тулгач кына туктатыла, ә менә дәү­ләтнең торак белән тәэмин итү бурычы сакланып кала.
Корр.: Ятимнәрне торак белән тәэмин итү хәле катлаулы икәне аңлашыла. Шуңа бу мәсьәләнең аңлашылып бетмәгән яклары калмасын өчен укучыларга ничек бар, шулай җиткерик.
Ә. З.: Әйе, барысын да ачык сөйләргә кирәк. Тәү чиратта, шуны әйтәсем килә: финанслау бары тик федераль һәм республика бюджетлары исәбенә башкарыла – район бюджетының монда кысылышы юк. 2019 елга бу максатка республика бюджетыннан якынча 5 400 мең сум, федераль бюджеттан – 1 400 мең сум каралган. Күрүебезчә, йөк­нең күпчелеген республика бюджеты күтәрә. Алдан ук шуны билгеләргә кирәк, район бу акчаларны башка максатка юнәлтә дә, аңа өстәп бирә дә алмый.
Хәзер саннарга һәм арифметикага күчик. Закон буенча, ятимнәргә бирелүче торак мәй­даны 18 квадрат метрдан да кимрәк һәм 33 квадрат метрдан да зуррак булмаска тиеш. Хакына килгәндә, квартал саен БРның Дәүләт төзелеше һәм архитектура комитеты тарафыннан бер квадрат метр торакка хак куела. Мәсәлән, 2019 елның икенче кварталында торакның бер квадрат мәйданы 32 749 сум итеп билгеләнде. Димәк, ятим­нәр өчен торакны 18 квадрат метр чикләрендә сатып алырга тиешбез, аны 32 749 сумга тапкырлагач, 589 482 сум булачак (минималь хакы) һәм 33 квадрат метрны 32 749 сумга тапкырлап 1 080 717 сум алачакбыз. Бу максималь хак. Сатып алынучы торак 590 мең сумнан да кимрәк булмаска һәм 1 081 мең сумнан да артмаска тиеш. Әгәр бирелүче 6 800 мең сумны 590 мең сумга һәм 1 080 мең сумга бүлсәк, бу акчага 18 квад­рат метрлыктагы 11 фатир яисә 33 квадрат метрлыктагы алты фатир сатып алырга мөмкин. Әмма, тәҗрибә күрсәтүенчә, 590 мең сумга торак сатып алу мөмкин түгел, 1 080 мең сумга тапсаң да бик яхшы әле. Ягъни бу суммага без барлыгы алты фатир сатып алалабыз. Торакка куелган таләпләр дә җитәрлек! Әлбәттә, торакны аңа дәгъва итүчеләр үзләре дә эзли. Процесс бик катлаулы, озакка сузылучан. Төрле юлларын эзлибез. Бер мисал китермәкчемен. Узган елда торак сатып алганнан соң, янә бер фатир сатып алырга акча калмады. Республикадан сорадык – бирмәделәр. Район хакимияте район бюджетыннан кушарга да әзер булган иде –Уфадан искәрттеләр: ярамый! Нәрсә эшләргә? Шуннан без узган торак сатучыга булган акчаны түләдек тә, калганын агымдагы ел акчасыннан түләп бетердек. Ярый, сатучы берничә ай көтәргә ризалык бирде.
Ятим балаларга һәм тәр­бия­дән мәхрүм калган балаларга фатир сатып алу белән хәлләр менә шундый. Без кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләргә тырышабыз. Инде фатир юллап биреп тә кайбер яшь ке­шенең матур итеп яшәргә, эш­ләргә теләге булмавы гына күңелне кыра. Кайчакта барысы да яхшымы икән, дип барасың, ә анда әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән ана кеше хуҗа булып йөри! Еллар буе баласының кайдалыгын да белмәгән ул, мәгәр фатир бирелүен ишетеп, пәйда булган!
Болар – безнең хезмәт иң­нә­ренә салынган функция­ләрнең берничәсе генә. Әгәр бу бурычларны санап китсәң, аларның саны 80гә җитә.
Корр.: Ә шулай да төп бурычыгыз – ярдәмгә мохтаҗ бул­ганнарның язмышларына битараф булмау, кешелеклелек сыйфатларын югалтмау, чөнки бу гражданнар җәмгыятьтә иң якланмаган, ярдәмгә, хәстәргә мох­таҗ булучылар.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Әлфия Заһитовна. Гәзит битләрендә сезнең белән очрашулар тагын булыр әле дигән ышанычта калабыз.
Рәфит Фәйзрахманов әңгәмәләште
Читайте нас: