Исерткеч кулланган яшүсмерләрнең бик тиз хәле бетә, аяк-кулларын көзән җыера, тән температурасы һәм кан басымы күтәрелә, үсү процессы акрыная. Кайвакыт кан составында шикәр кими. Бу исә, үз чиратында, баланың тагын да хәлсезләнүенә китерә.
Алкоголь яшьләрнең баш миенә, йөрәгенә көчле тәэсир итә. Спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә хәтер начарая, минең кан белән тәэмин ителүе бозыла. Алкоголь шулай ук терәк-хәрәкәт системасын, скелетны да зәгыйфьләндерә. Күп эчә торган кешеләрдә алкоголь психозы килеп чыгуы ихтимал. Аның иң таралган төре – ак бизгәк авыруы (белая горячка). Бу вакытта авыру кеше тирә-юньдәге хәлләрне дөрес аңламый, үзенең кайдалыгын белмәс дәрәҗәгә килә. Ул саташа: аңа бүлмә тычкан, елан, күсе, үрмәкүч һ. б. белән тулган кебек тоела. Авыру үзен «эзәрлекләүчеләрдән» качып, ярдәм сорап кычкыра, тәрәзәдән сикермәкче була. Мондый халәт берничә тәүлеккә сузылырга мөмкин. Махсус дәвалау чаралары күрелмәсә, ул үлемгә китерә.