Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 сентябрь 2019, 15:57

«Пәри туе»нда пәричә

Район үзегәнең мәдәният сарае алдындагы мәйданчыкта ел дәвамында матур-матур бәй­рәм­нәр оештырыла. Балаларны саклау көне, яшьләр көне, чәчәкләр бәйрәме яки башка истәлекле көннәр булсынмы, барысы да оешкан төс ала. Аларда халкыбыз теләп катнаша. Әмма шул бәйрәмнәрнең дәрәҗәсен төшергән бер күренешкә гел тап булабыз.

Ул да булса төрле төстәге буяуларга баткан, кеше кыя­фә­тен­нән чыккан балалар, үсмерләр, кайчакта хәтта өл­кәннәрнең мәй­дан тутырып чабышып йө­рүе. Аны Холи фес­тивале ди­ләр. Элегрәк бу хәл булмый иде. Соңгы елларда урамдагы бәйрәмнәр «холи»сыз үтми. Шәх­сән мин үзем бәй­рәм­дә баштан-аяк пычранып йөрүне кабул итмим. Икен­чедән, безнең илгә хас кү­ре­неш, традиция түгел бу.
Кызыксынып, аның тарихы белән таныштым. Ул безгә Һиндстаннан килгән икән. Холида барысы да бер-берсенә төсле порошоклар сибә. Индуслар өчен Холи – дини бәйрәм. Алар шулай итеп язны каршылый. Ә бәйрәмнең тамырына тагын да ныграк төшсәң, бер-берсенә буяулар гына түгел, пычрак кушылган төсле су сибешүләрен һәм монда башка тәрбиясезлек күренешләре башкарылуын аң­лыйсың.
Безнең динебезгә, илебезгә хас булмаган күренешнең популярлашуы аптырата. Өлкәннәр аны «пәри туе» белән тиңли. Уйлап карасаң, чынлап та, аның бер генә файдасы да юк. Җиңел-җилпе кеше кебек кычкырышып, бер-береңә буяу сибеп йөре инде. Хәтта Һиндстанда да аны елына бер генә тапкыр оештыралар. Ә без һәрвакыттагыча уздырып җибәрәбез.
Холи тарихында шулай ук «тандай» дип аталган махсус эчемлек кулланылуы хакында да бәян ителә. Ә аның составында марихуана бар. Ходай сакласын, монысын да үзләштереп алмабыз дип кем ышаныч бирә ала?!
Балаларының буяуга баткан киемнәрен, чәчләрен, тәнен юу әниләренең карамагында. Әмма шул «шайтан туе»на җибәргән ата-аналар буяуларның нидән эшләнгәнен белә, берәрсе бу турыда кызыксынды микән? Әйе, алар зарарсыз да булсын ди, аның бит нигезе оннан эшләнә. Ә без аны аяк астына салып тапыйбыз булып чыга. Ачлыктан исән калып, ашлыкның һәр бөртеге өчен көрәшкән, икмәкне барысыннан да олуг күргән әби-бабайларыбыз бу күренеш белән риза булырмы соң?!
Күпләре, балаларга ошый бит, дияр. Ошый, әлбәттә, ничек ошамасын! Әмма һәр нәрсәнең чиге була. Балалар аның асылын аңлап бетмәскә мөмкин. Акны карадан аерырга өйрәтер өчен өлкәннәр бар.
Бу хакта сүз кузгаткач, Хэллоуин турында да язып китәргә кирәктер. Бу да шулай ук илебезгә хас булмаган күренеш. Инглиз телле илләрдә узган, тамыры белән мәҗүсилек, сихерчелеккә барып тоташкан традиция. Монда да шулай ук бер дә уйламый ата-аналар, тәрбиячеләр, вожатыйлар балаларга куркыныч маскалар кидерә, аларны маньяк, скелет, вампир, җен-пәриләр ясый. Шулай фотога, видеога төшерәләр. Соңыдан үзләренә мөгезле, авызларыннан «каннары» агып торган балаларының су­рәт­ләренә карау ошый микән? Үлем, куркынычлык көнен бәй­рәм иткәнче, балаларны мәр­хә­мәтсез, канэчкеч итеп тәр­бия­лә­гәнче, кыз һәм улыгызга Ходайга ышану, яхшылыкка, яктылыкка омтылу, табигатькә, өл­кән­нәргә хәстәрлекле булу үр­нә­ге күр­сәтегез. Ютубтагы антихэллоуин видеороликлары сезгә яр­дәм­гә килер.
Тәртипсезлеккә, мәгънә­сез­лек­кә өнди чит илдән кергән бу кү­ренешләр. Моңа ата-аналар гына түгел, бәйрәмнәр сценарие­на керткән мәдәният хезмәткәр­ләре дә игътибар итсен иде.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: