Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 октябрь 2019, 16:39

Инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр игътибарына

Җәмгыятебездә үз көнен үзе күрүдән махрүм булучылар күп. Республикада мөмкинлекләре чикләнгән мондый кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны реабилитацияләүгә җитди игътибар бирелә.

БР Хөкүмәте карары буенча инвалидларның кайбер категоряләренә бирелүче реабилитациянең техник чаралары төбәк исемлеге, шулай ук сертификат бирү ярдәмендә тәэмин итү тәртибе расланды.

Төбәк исемлегенә:

- персональ спутниклы датчик-маяк;

- компрессион небулайзер;

- тын алдыру мускул тренажеры (дренажлы виброжилет);

- көнкүрештә кулланылучы кислородлы концентратор;

- кабартылучы ванна;

- ванна өчен утыргыч;

- функциональ кровать;

- кровать янына куелучы өстәл;

- глюкометр;

- кохлеар имплантатка FM-система керә.

Бу льгота БР территориясендә даими яшәүче, исемлеккә кертелгән реабилитация чаралары каралган очракта, I төркем инвалидларга, шулай ук 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга кагыла.

2 сентябрьдән әлеге карарга ярашлы, сертификатлар белән тәэмин итү өчен гаризалар һәм документлар кабул итү буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге тарафыннан эш башланды.

Күпфункцияле үзәк белән өстәмә килешү төзелгәннән соң, урыннарда гражданнарның гаризаларын кабул итү һәм сертификат бирү буенча эш оештырылачак.

Өстәмә мәгълүмат өчен Уфадагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең 8 (347) 286-51-06 һәм 8 (347) 218-06-78 телефоннарына мөрәҗәгать итә аласыз.

«Гаилә» районара үзәге.
Читайте нас: