Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 октябрь 2019, 12:35

Гаиләләр иминлеге өчен

Гаилә һәр кеше өчен мөһим төшенчә булып тора. Башта – үзең туганы, аннан – үзең төзегәне. Ләкин иң мөһиме нәрсә соң? Мәхәббәт? Гаилә традицияләре? Бер-береңне аңлау? Мин бу сорауга «Гаиләң өчен җаваплы булу» дип җавап бирер идем. Башкортстан Республикасында Гаилә елы чикләрендә 2017 елдан алып районара «Гаилә» үзәкләре эшли башлады. Бу хакта тәфсилләбрәк сорашыр өчен без әңгәмәгә «Гаилә» төньяк районара үзәге җитәкчесе Илүс Исламовны чакырдык.

– Илүс Рамилевич, белүе­безчә, әлеге учреждение Тәтешле, Аскын, Борай, Балтач, Караидел, Яңавыл районнарын берләштерә һәм аның төп җитәкчесе булып сез торасыз. Исеме үк үзе өчен үзе әйтеп тора – димәк, биредә гаилә мәнфәгатьләрен кайгырту өстендә эш алып барыла.

– Дөрес, эшчәнлегебез нәкъ гаилә иминлеген саклауга юнәлтелгән. Безнең төп максат – уңышлы гаиләләрне саклау, балаларга һәм гаиләләргә кагылышлы авыр хәлләрне иртә ачыклау, төрле кризислы хәлләрдән чыгару өчен гаиләнең эчке потенциалын үстерү. Социаль яклау – ул бик нечкә, вакытны күп алучы көндәлек эш. Моның өчен мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка структураларны да кертеп, барлык профилактик чараларны үз эченә алган программа әзерләнә.

– Гаилә һәм бәхет сүзләре – синоним, дисәләр дә, тормышта гел алай гына килеп чыкмый шул...

– Кызганычка каршы, шулай. Бәланең башы – эчкечелеккә, әхлаксызлыкка барып төртелә. Кайчандыр матур вәгъдәләр биреп гаиләләр булдырган, балалар тудырган гаилә әгъзалары бер мәл килеп кыек юлга баса һәм үзенең таләпләреннән башка бүтәннәрне күрмәскә әйләнә: дөнья да кирәкми, бала да кирәкми, бүген үз күңелен күрсә, шул җиткән. Ата-ана арасында шул сәбәпле чыккан низаглар, эчкечелек күренешләре тора-бара баланың бар тормышын җимерә, психикасын яралый. Аннан бит мондый ата-ана бала тәрбияләү, аларны ашату, киендерү турында уйлап та карамый. Ә балага нишләргә? Гомумән, монда нинди бәхет турында уйлап була? Приютларда менә шул сәбәпле арта да балалар саны. Без менә мондый хәлләрне профилактикалау өстендә эшлибез, әлбәттә, әмма монда шуны да билгеләргә кирәк: без генә үз ресурсларыбыз белән генә гаилә проблемаларын хәл итә алмыйбыз. Бу бары тик ведомствоара бәйләнеш чикләрендә генә мөмкин.

– Белүемчә, авыл Советларында бу уңайдан эшче төркемнәр булдырылган.

– Әйе, авыл Советлары каршында мондый төркемнәр эш­ләп килә. Аны авыл биләмәсе башлыгы җитәкли. Төркем составына эшләр башкаручылар, барлык учреждениеләр һәм ресурслар (фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар, мәк­тәпләр, балалар бакчалары, дини һәм җәмәгать оешмалары) вәкилләре керә. Һәм бу дөрес тә, чөнки үз территориясендә нинди гаилә яшәвен авыл биләмәсе башлыгы яхшы белә, шуңа алар белән профилактик эш алып бару өчен аларга якын да, уңайлы да. Әмма ни генә дисәң дә, барысы да гаиләләрнең үзеннән тора.

– Күптән түгел республикада «Минем гаиләм» проекты старт алды. Ул нинди максатка хезмәт итә, шушы хакта да сөйләп китик әле.

– Әлеге проект шулай ук социаль ятимлекне һәм гаилә алкоголизмын профилактикалауга юнәлтелгән. Бүген Русия буенча караучысыз калган һәр баланың әти-әнисе исән-сау. Төп бәла – әлеге дә баягы эчкечелек. Агымдагы елның алты аенда гына республикада әти-әни алкоголизмы сәбәпле приютларга 407 бала урнаштырылган. Әлеге проект кысаларында эчкече әти-әниләрне бу авырудан дәвалау максат итеп куела. Агымдагы елда республика буенча бу проекта шундый 241 гаилә катнаша. Аларны дәвалап, приюттагы балаларын үзләренә кайтару бурычы куела.

– Эшчәнлегегезне башлавыгызга ике генә ел әле, ә уңыш­ларыгыз күренәме?

– Әйе,беренче уңай нәтиҗәләр күренә дә инде. Шушы вакыт эченә утыздан артык гаилә исәпкә куелды. Аларның һәр­берсе өчен махсус план төзелә, килеп туган хәлдән чыгу өчен төрле яклап эш алып барыла. Бүлекчә белгечләре ведомствоара учреждениеләр белгечләре белән берлектә балигъ булмаган гаиләләргә чыгып, профилактик әңгәмәләр үткәрә. Һәм боларның файдасы, әлбәттә, булмый калмый. Шулай ук социаль приютларда тәрбияләнгән балаларны гаиләләренә кайтару буенча да максатлы чаралар күрелә.

– Шундый берәр мисалга тукталып үтик әле.

– Исәптә торган һәр гаиләне бер очрак итеп язарга була, чөнки һәммәсенең тормышы охшаш, дигәндәй. Мин язмыш дулкынында адашып йөри торгач акылына килгән бер ханым турында сөйләп үтәр идем. Районыбызның бер авылында өч баласы белән бер ханым яши. Аның бүген тормыш иптәше бар, балалары тәрбияле, караулы. Аңа карап, бүген, бу ханым «Гаилә» хезмәтендә исәптә торган, ә балалары приютта көн күрергә мәҗбүр булган, дип тә булмый. Әйе, бу тарихның башы күңелле түгел иде: төрле атадан табылган өч бала һәм җиңел тормышка өйрәнгән, эчәргә яраткан әни кеше. Ходай эшкәрттеме, безнең белгечләребезнең үгет-нәсихәтләре шулай тәэсир иттеме – сөенечкә, ул үз теләге белән дәвалануга барып кайтып, туры юлга басты, эшкә урнашты, балаларын үз янына алып кайтты. Матур итеп тормыш көтеп китте, балаларын үзенекедәй кабул иткән тормыш иптәше тапты. Бу бер гаиләнең гомум бәхете дигән сүз. Кыйблаларын табалмый бәргәләнеп йөргән, балаларын ата-ана назыннан мәхрүм итеп көн күргәннәргә менә кемнән үрнәк алырга кирәк.

– Һичшиксез, шулай. Ә сезнең белгечләр, гомумән, нинди юнәлештәге эшләр алып бара?

– «Гаилә» бүлекчәсе хезмәткәрләре үз эшләрендә бик актив. Аларның хезмәт бурычлары балаларга, ата-аналарга, балигъ булмаганнарның законлы вәкилләренә психологик, педагогик, юридик, социаль ярдәм күрсәтүгә корылган.

Учреждение белгечләре тарафынан, гаилә кыйммәтлекләрен ныгыту максатында, «Гаилә яллары», башка тематик чаралар һәм акцияләр, гаилә клублары утырышлары үткәрелә. БР Гаилә һәм Хезмәт министрлыгы­ның ведомство учреждениеләре бе­лән берлектә һәр айның беренче чәршәмбесендә Гаилә кон­сультацияләренең бердәм көне оештырыла.

«Гаилә» районара үзәге эшчәнлегенә шулай ук биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән аналарга «Ана даны» медале тапшыру өстендә эшләү, социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең җәйге ялын һәм сәламәтләнүен оештыру һәм башкалар керә.

– Тәтешле һәм Балтач районнары социаль приюты шулай ук сезнең карамакта булуын райондашларыбыз белә торгандыр. Шулган авылында урнашкан бу учреждение әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны һәм үсмерләрне үз канаты астына ала. Шулай ук «Гаилә» төньяк районара бүлекчәсе каршында авыр тормыш хәлендәге хатын-кызларга ярдәм күр­сәтү хезмәте дә эшләп килә. Менә шушы хезмәт турында тәфсилләбрәк сөйләп китик әле.

– Белеп торасыз, әлеге хезмәт яңа түгел, шуңа да үз эшчәнлеген ышанычлы алып бара. Монда инде физик, рухи сәламәтлегенә куркыныч янаган, даими физик һәм рухи җәберләүләргә дучар булган хатын-кызларга психологик, социаль, юридик ярдәм күрсәтелә. Иреннән кагылган, гаилә конфликларыннан арыган хатын-кызлар безгә мөрәҗәгать итеп, ярдәм ала, кирәк очракта социаль торактан да файдаланып тора ала. Безнең белгечләр мондый хәлгә тарыган ханымнарга төрлечә ярдәм күрсәтеп, аның ире белән аралашып, аңлату эшләре үткәреп, гаиләне бербөтен итеп саклау өчен зур көч сала. Дөнья бит, төрле хәлләр булып тора.

– Белүебезчә, «Гаилә» бү­лекчәсе урнашкан бинада «Мир добра» оешмасы да эшләп килә һәм алар да халыкны социаль яклау юнәлешендә хезмәт итә.

– Әйе, андый оешма эшләп килә. Аның белән Фирдус Әүхадиев җитәкчелек итә. Шуны әйтә алам: биредә ялгыз өлкән яшьтәгеләрнең мәнфәгатьләре кайгыртыла. Мондый өлкәннәр белән эшләүдә төп максат – аларның үзләренә якын булган даирәдә калуын озаккарак сузу, законлы хокукларын яклау. Үз йортларында тәрбияләнүче пенсионерлар социаль-көн­кү­реш ке­нә түгел, рухи азыкка да мохтаҗ. Шуңа социаль хез­мәт­кәр­ләргә таләп югары.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Гаиләләр иминлеген саклауда киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Миләүшә ГӘРӘЕВА әңгәмәләште.
Читайте нас: