Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 ноябрь 2019, 21:45

Ирләр өчен приютлар ачыла...

Еш кына аерылган ирләр алимент кына түгел, хәтта үзенә торак арендалау өчен дә түли алмый. Алар дусларында, танышларында, кайчагында машинада йоклый. Илдә андый ир-егетләренең саны арта бара.

Приютлар Русиядә дип уйладыгызмы әллә? Юк инде... Италиядә! Чөнки бу илдә аерылышу күп очракта ирләрне бөлгенлеккә төшерә икән. 60 процент очракта суд торакны балалары белән хатынына калдыра. Моннан тыш, аерылган ирләрнең 94 проценты алиментны балага гына түгел, ә элекке хатынына да түләргә тиеш. Нәтиҗәдә, аерылышкан италияле аена 1-1,5 мең евро акча түли һәм моны бик күпләр күтәрәлми.
Проблема әкренләп дәүләт масштабын алган. Шуңа күрә бөтен ил буенча көчле затлар өчен приютлар ачыла башлаган. Аларга биналарны волонтерлар яисә христиан оешмалары бирә. Приютта бүлмәләр, гомуми зал һәм аш-су бүлмәсе бар. Шунда ук алар балалары белән дә очраша ала. Әмма ир-егетләр биредә бер елдан артык вакытка кала алмый. Шунда яшәгәндә эш һәм торак табарга кирәк.
Читайте нас: