Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
5 декабрь 2019, 07:00

БАШЛАНГАН ЭШ – БЕТКӘН ЭШ

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Республикада урындагы башлангычларны хуплау программасы киң колач җәя. Күптән түгел Әрибашта бу уңайдан йомгаклау җыелышы булып узды. Залның тамашачы белән тулы булуы халыкның авыл киләчәге өчен битараф булмавына ишарә ясады.
Тәүге сүзне Кодаш авыл Советы биләмәсе башлыгы Азат Габсәламов алды. Ул программадагы үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Җыелышка кадәр анкетага җавап биреп, авыл халкын аеруча ниләр борчыганы ачыкланган иде. Юллар – тормышыбыз артериясе. Шуңа да киңәшмәдә берничә урамны өлешчә ремонтлау тәкъдимен барчасы да хуплап чыкты.
Арытабан Азат Финарат улы смета белән таныштырды. Авыл халкы да, биләмәдәге шәхси эшкуарлар да матди ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде. Шулай ук инициатив төркем сайланды. Аның рәисе итеп авыл биләмәсе депутаты Виктория Гарифуллина билгеләнде.
Авылыбыз киләчәге булган балалар да чарадан читтә
калмады. 7нче сыйныф укучылары «Авылыбызның киләчәге» темасына рәсем күргәзмәсе тәкъдим итсә, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр плакат эшләгән.
Мәсьәләләрне бергәләп хәл итү, тырышлык һәм активлык күрсәтү уңай нәтиҗә бирми калмас.
Дания Нәбиева,
Әрибаш мәктәбе директоры урынбасары.
Читайте нас: