ТӨЗЕК БУЛЫР ЮЛЛАР
Ялгызнарат мәдәният йортында да урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча җыелыш үтте. Халыкның бердәм килүе әлеге сорауның актуаль булуын күрсәтә иде. Биләмә башлыгы Рәфкать Фатыйхов бу уңайдан гомум мәгълүматлар биреп, һәрьелдагыча әлеге программага кушылырга чакырды. Ялгызнаратлылар бердәм тавыш белән, авыл урамнарын төзекләндерергә кирәк, дигән карарга килде. Инициатив төркем билгеләп, бу юнәлештә эшне башлап та җибәрде алар. Хәерле сәгатьтә булсын!Үз хәбәрчебез.
Ялгызнарат мәдәният йортында да урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча җыелыш үтте. Халыкның бердәм килүе әлеге сорауның актуаль булуын күрсәтә иде.
Биләмә башлыгы Рәфкать Фатыйхов бу уңайдан гомум мәгълүматлар биреп, һәрьелдагыча әлеге программага кушылырга чакырды. Ялгызнаратлылар бердәм тавыш белән, авыл урамнарын төзекләндерергә кирәк, дигән карарга килде. Инициатив төркем билгеләп, бу юнәлештә эшне башлап та җибәрде алар. Хәерле сәгатьтә булсын!