Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 декабрь 2019, 23:35

Инвалидны эшкә алмасаң, акча түлә!

Хезмәткә сәләтле яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыру турында бүгенге оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чыгыш ясады.

— Бу катлам халыкның мәшгульлеген тәэмин итү — катлаулы бурыч. 1 ноябрьгә республикада 268 мең инвалид теркәлгән, шуларның 17 меңе — балалар. Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, республикада хезмәткә сәләтле яшьтәге 74 мең инвалид яши, шуларның 16,5 меңе, ягъни 22 проценты гына эшли. Алар исәбендә III группа инвалидлар — 83, II группа инвалидлар — 15, I группа инвалидлар - 2 процент, — дип белдерде министр.
Сер түгел, эш бирүчеләр сәламәт булмаган кешеләрне эшкә алырга атлыгып тормый. Әле шундыйлар өчен Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы түләү системасы кертергә җыена. Ягъни инвалидны эшкә алмыйсың икән, билгеле бер күләмдә акча күчерәсең. Бу сумма мөмкинлекләре чикле кешеләрне укытуга һәм башкага тотынылачак. Шулай итеп, эш бирүче инвалидны эшкә алса яисә алмыйча моның өчен акча күчерсә, квота үтәлгән булып исәпләнәчәк.

Киләсе берничә елда республикада инвалидлар өчен 30 көндезге мәшгульлек үзәге төзеләчәк. Шуларның өчесе киләсе елда ук ачылырга тиеш. Мондый үзәкләр эшкә урнашырга сәләтсез инвалидларга файдалы булырга һәм тернәкләндерү буенча ирешкән казанышларын сакларга ярдәм итәчәк. Болар бүләк продукциясе әзерләү, ремонтау, тегү яисә теплицаларда эшләү булачак. Аларны социаль педагоглар, остазлар, инструкторлар өйрәтәчәк.
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: