Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 декабрь 2019, 18:40

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрен ничек файдалы үткәрергә?

Декабрьнең беренче көннәре – Яңа ел бәйрәмнәрен планлаштыра башлау өчен вакыт. Алар сезнең гаиләдә онытылмаслык хатирәләр калдырсын. Ә моңа ничек ирешергә икәнен һәркем үзе сайлый

Уфага барырга
Яңа елда Уфа искиткеч матур, чис­та, бар җирдә утлар балкып тора. Быел Яңа ел бәйрәмнәрендә башкалада боз шә­һәр­чекләренә кергән җирдә килү­челәрне Италия компаниясе ясаячак иллюминацион панно, шулай ук, Салават Юлаев мәйданында урнаштырылган республикада иң зур 32 метрлы пиксель чыршы да каршы алачак. Ул салават күперенең барлык төсләренә күмелеп, шәһәр халкын Яңа ел белән берничә телдә котлаячак.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Уфада көн саен ниндидер кызыклы чара үтәчәк – чыршы шәһәрчекләрендә бушлай концертлар һәм тамашалар, Кар Кызлары парады (3 гыйнварда Совет мәйданыннан алып Кәр­вансарайга кадәр) булачак. Чит шә­һәр­ләрдән килүчеләр өчен шәһәр буйлап экскурсияләр һәм мәдәни чаралар, чаналы ат экипажлары парады (4 гыйнвар, Кашкадан паркы), Раштуа бәйрәмнәре үтәчәк.
Яңа ел бәйрәмнәрендә музейлар эш­ләя­чәк! Милли музейга (Совет урамы, 14) барырга киңәш итәбез, анда башка тарихи әйберләрдән тыш, Салават Юлаевның кылычы да саклана. Шулай ук, «Минем Русиям» тарихи паркын барып күрегез (Менделеев урамы, 158), бу – борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр ил һәм республика тарихы турында сөйләүче зур заманча интерактив музей.
Һәм, әлбәттә инде, Яңа ел бәй­рәм­нә­рен­дә, гадәттәгечә, ташламалы хакка кием-салым, техника, көнкүреш әйберләре һәм башка товарлар сатып алырга мөм­кин. Әйткәндәй, һәр сәүдә комплексында, акцияләрдән тыш, күңел ачу программалары да эшләячәк – кыскасы, балаларга күңелсезләнергә урын булмаячак.
Әгәр Уфада тукталыр урыныгыз юк икән, тәүлекләп арендага бирелә торган фатир белешергә була. Мәсәлән,
booking.com яки airbnb.ru популяр халыкара сервислар аша. Алар мошенникларга юлыгу һәм акча югалту ихтималлыгыннан курчалый. Шәһәрдә аерым фатир биләп тору бер төнгә 1 300-2 000 сумга төшә.
Чаңгыда шуарга
Башкортстанда тау чаңгысында шуар өчен күрше төбәкләрдән, хәтта Мәскәүдән дә киләләр. Сайлау мөмкинлеге зур. Уфада гына да ике комплекс – «Олимпик Парк» һәм «Ак Йорт», Белорет районында – «Мраткино» һәм «Абзаково», Әб­җәлил районындагы Яктыкүлдә – «Металлург-Магнитогорск», Туймазы районында– «Кандракүл», Нуриман районында – «Павловский парк» һәм «Красный ключ», «Бөркет» комплексы һәм «Янган-Тау» эшләп килә. Яңа ел бәйрәмнәрендә тау чаңгысы комплексларының барысы да эшләячәк!
Тау чаңгысы комплекслары тау белән күтәрткечтән генә тормый, анда сез, чаңгыда шумаган очракта да, гаилә белән рәхәтләнеп ял итә аласыз. Билет сатып алып, фуникулерда тауга менәргә, югарыда йөрергә, саф һава суларга һәм аска төшәргә мөмкин (төшү өчен акча түләргә кирәк түгел). Әйтик, Абзаковода аквапарк һәм зоопарк бар, ә кунакханәләрдә көн саен дискотекалар оештырыла.
Әгәр бик телисез, ләкин шуа белмисез икән, бөтен җирдә дә, беренчедән, өйрәнчекләр өчен таучыклар бар, ә икенчедән, җиһазлар прокаты эшли. Тулы комплекс тәүлегенә ике мең сумга якын тора.
Хозур урыннарны барып күрергә
Атна ярым ял вакыты – бөтен гаилә белән машинага, автобуска, яки электричкага утырып, республиканың гүзәл урыннарына сәфәр кылу өчен менә дигән форсат. Без шундый өч урынны сайладык (чынлыкта алар дистәләрчә тапкыр күбрәк булса да). Тулы исемлек белән туризм-рб.рф сайтында танышырга мөмкин.
- Күптән түгел Юнеско челтәренә кер­гән «Янган-Тау» беренче Русия геопаркында Мәчетле уемына экскурсиягә барырга мөмкин. Анда ун метрдан артык тирәнлектә катламнарның 10 миллион ел дәвамында ничек формалашуын күздән кичерергә була. Шулай ук, Салават Юлаев музеен (бу аның Ватаны), Кургазак шифалы су чыганагын һәм Георгий Победоносецның борынгы гый­ба­дәтханәсен карарга мөм­кин. Геопарк рес­пуб­ликаның төньяк-көн­чы­гы­шында, Салават районында шул ук исем­дә­ге шифа­ханәдән ерак түгел урнашкан.
- Гомерегез буе Башкортстанда яшәп, Шүлгәнташны күрмәгәнсез икән, бик аяныч. Кем оныткан, бу – Уралның борынгы кешенең рәсемнәре сакланган иң зур күпкатлы карст мәгарәләренең берсе. Ерак түгел, Йылкысыккан күлендә мифик Акбузат аты сынын урнаштырачаклар, ә урындагы халыктан сорасагыз – район үзәгеннән алып мәгарәгә кадәр юлда, кайчандыр хром чыгарган борынгы шахталарны да карарга була.
Мәгарә Бөрҗән районында урнашкан. Тәүдә район үзәге Иске Субханголга барып җитәсез, ә аннары юл билгеләре буенча.
- Торатау да тиздән геопарк булачак, ә әлегә ул бөтен дөньяга танылган археология һәйкәле һәм уникаль геологик объект. 300 миллион ел элек монда диңгез булган, ә шихан – коры җиргә калкып чыккан рифның бер өлеше.
Археологлар биредә борынгы кешеләр һәм хайваннар эзләрен, ә биологлар реликт һәм «Кызыл Китап»ка кертелгән 42 төр үсемлек (хәзер кар астында алар кү­рен­ми, әлбәттә) тапкан. Шихан Стәр­ле­тамак белән Ишембай шәһәрләре арасында урнашкан.
Вакытны өйдә дә күңелле һәм файдалы үткәрергә мөмкин
Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында сез озакка каядыр китә алмыйсыз яки теләмисез икән, зыян юк, барлык шәһәр һәм районнарда да рәхәтләнеп күңел ачу мөмкинлеге булачак,
2 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр мәк­тәп­ләрдә барлык спорт заллары һәм мәйданчыклары эшләячәк, анда җиде спорт төре буенча «Яңа ел гаилә уеннары – 2020» фестивале узачак.
2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр мә­дә­ният йортларында балалар һәм өлкәннәр өчен спектакльләр һәм театр тамашалары күрсәтеләчәк, театр труппалары республика буенча гастрольләргә чыгачак.
Барлык чараларның тулы исемлеге әле формалаша гына. Адреслар, телефоннар һәм бәяләр күрсәтелгән тулы исемлек белән 20 декабрьдән соң kulturarb.ru
«Башкортстанның мәдәни дөньясы» сайтында, «Календарь 2020» бүлегендә танышырга мөмкин.
Читайте нас: