Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
16 декабрь 2019, 16:15

Ятимнәр өлеше

Башкортстанда ятимнәр өчен бирелә торган торакка бердәм стандартлар кертергә уйлыйлар. Ни өчен, дисезме? Республикабызда кайбер чиновникларның оятсызлыгы аркасында ятимнәргә бик начар фатирлар тапшырылу очраклары аз түгел.

Ятимнәргә тиешле торакта барысы да билгеләнгән нормативларга туры килүе зарур булачак.
Фатирның түшәме, идәне, аларның нинди материаллардан эшләнүе дә, хәтта ишекнең киңлеге дә - барысы да тикшереләчәк. Бу хакта Кеше хокукларын яклау советы утырышында җитди сөйләшү оештырылды.

Югыйсә, ятимнәргә түшәменнән су агып торучы, стеналары череп бетеп барган, салкын, авария хәлендәге фатирлар яисә бүлмәләр тапшырылу турындагы шикаятьләр прокуратурага аз килми.

Бердәм стандартлар кабул ителгәч, бу җәһәттән ятимнәрнең хокуклары якланыр дип көтелә.
Фото: medsoc.adm-nao.ru сайтыннан

Автор: Миләүшә Латыйпова

Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Yatimn-r-leshe-41104/

Читайте нас: