Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 декабрь 2019, 09:05

Республикада мәдәниятне үстерүгә 600 миллион сум юнәлтелгән

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Үтеп баручы елда “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында дүрт авыл мәдәният йорты ачылган.
Кыйгы районының Түбән Кыйгы авылында 150 урынлык 684 квадрат метрлы (төзелеш 42,7 миллион сум), Салават районының Мөрсәлим авылында 200 урынлык 854 квадрат метрлы (төзелеш 50,1 миллион сум) мәдәният йортлары, Дуван районының Дуван авылында 300 урынлык 3064 квадрат метрлы (төзелеш 92 миллион сум) мәдәният үзәге, Чишмә районының Келәш авылында 684 квадрат метрлы мәдәният йорты ишекләрен ачты. Соңгысын төзүгә Башкортстанның социаль максатлы программалары фонды исәбеннән – 64,596 миллион сум, республиа бюджетыннан җиһазландыруга 10,339 миллион сум акча бүленгән.
Яңа клубларда тамаша залы, китапханә, күргәзмә зонасы, балалар зонасы, түгәрәкләр һәм студияләр өчен бүлмәләр бар.
Миякә, Калтасы, Бөрҗән, Зилаер районнарының мәдәният йортларына реконструкция һәм капиталь ремонт үткәрелгән.
“Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында 15 авыл һәм район клубының матди-техник базасы ныгытылган.
Республикада 12 күпфункцияле авыл клубы, 10 кинозал ачылган.
Фото: Башинформ
Автор: Ләйсән Якупова
Чыганак:
Читайте нас: