Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 гыйнвар 2020, 16:10

Бөек башкорт шагыйре һәм язучысы исеме белән узып баручы 2019 елда тагы бер мөһим вакыйга бәйле.

“Мостай Кәрим” май аенда юлга кузгалачак

Бөек башкорт шагыйре һәм язучысы исеме белән узып баручы 2019 елда тагы бер мөһим вакыйга бәйле. 11 сентябрьдә Түбәнге Новгородта “Красное Сормово” заводында “Мостай Кәрим” дип исемләнгән круиз лайнерын тантаналы рәвештә суга төшерү чарасы үтте.
Судно елгаларда пассажирларны Мәскәү- Әстерхан, Мәскәү – Санкт-Петербург кебек ерак круиз линияләрендә Ладога һәм Онега күлләре, Мәскәү- Дондагы Ростов линиясендә Идел-Дон каналы аша йөртәчәк. Теплоходны заказ бирүчегә тапшыру 2020 елның февраленә планлаштырылган, ә үзенең тәүге круизына ул 2020 елның маенда кузгалачак.

“Мостай Кәрим” – Советлар Союзы чорыннан соң беренче төзелгән лайнер. Ул “5 йолдызлы” кунакханә дәрәҗәсенә җавап бирә һәм 300 пассажирны сыйдырырга сәләтле. Лайнер бортында – рестораннар, барлар, тренажер заллары, парикмахерская һ. б. бар.
2019 ел кораблар төзүдә мөһим чор булды дисәк тә була: Идел буе федераль округының башкаласы Түбәнге Новгородта тын тутырылган канатлы суднолар чыгара башлаячаклар.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Фото: tehnowar.ru
  • Читайте нас: