Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 гыйнвар 2020, 13:05

Унсигезе тулмаганнарга да кияүгә чыгарга рөхсәт биреләчәк, диләр

Безнең илдә өйләнешү яшен үзгәртмәкчеләр. Әлеге вакытта егет белән кыз 18 яше тулгач кына язылыша алса, киләсе елга хәлләр башкача булырга мөмкин.

18 яшькә кадәр өйләнешергә рөхсәт бирүче закон проектын кабул итмәкче депутатлар.

Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә. Законга үзгәрешләр кертелгән очракта, яшьләр 18 яше тулганчы ук өйләнешә алачак. Әлеге закон проектын Дәүләт думасына 2021 елның февралендә тәкъдим итәргә җыеналар. Хәзерге вакытта 18 яшькәчә өйләнешү рөхсәте аерым сәбәпләр булганда төрле төбәктә төрлечә бирелә. Мисал өчен, кәләш бала көтә икән, язылышуны 18 яшь тулганчы да рөхсәт итәләр. Кайбер төбәкләрдә эш урыны булган үсмерләргә өйләнешергә ярый.
Росстат мәгълүматлары буенча, соңгы елларда яшьләр гаилә корырга ашыгып бармый. Гүзәл затларның күбесе 25-34 яшьтә генә кияүгә чыга. Ә унбиш-егерме ел элек 25тән узганнарны инде "карт кыз" диләр иде.

Автор: Миләүшә Латыйпова

Фото:pixabay.com

Читайте нас: