Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 гыйнвар 2020, 16:25

Акчалата түләү алучы күпбалалы гаиләләр исемлеге киңәя

2020 елның 1 гыйнварыннан узган елның октябрендә кабул ителгән «Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Законның 10 статьясына үзгәреш кертү хакында» Закон үз көченә керде.

Документ дәүләттән бер тапкыр бирелә торган 600 мең сум күләмендә акчалата түләүгә хокукы булган күпбалалы гаиләләр исемлеген киңәйтүне күздә тота, дип хәбәр итә «Башинформ».
«Элек әлеге төр ярдәм 18 яшькә кадәрге сигез һәм аннан да күбрәк бала яшәүче гаиләләргә бирелде, – диде Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Хәзер дәүләттән 600 мең сумны 23 яшькә кадәрге сигез һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр алачак. Шул рәвешле, әлеге финанс ярдәмен алучылар даирәсе сизелерлек киңәйтелә».
Парламент спикеры билгеләп үткәнчә, элек сигез бала арасында аерма 18 елдан артык булган күпбалалы гаиләләр бер тапкыр түләүгә хокукны автоматик рәвештә югалткан.
Моннан тыш, Корылтай рәисе фикеренчә, мәктәпне тәмамлаганнан соң 18 яшьтән өлкәнрәк балалар югары уку йортларында һәм колледжларда укуларын дәвам иткән гаиләләр дә бу түләүдән мәхрүм ителде.
Читайте нас: