– Елена Фәйзелхановна, шушы теманы ачып ни әйтә аласыз?
– Әйе, шәхси эшкуар булып теркәлми, касса аппараты сатып алмый үзеңнең кечкенә булса да бизнесыңны кору һәм аз гына салым түләү законы эшләп китте. Халыкта ул «үзмәшгульләр өчен» дип атала. Ул бик гади, аңлаешлы.
– Кем үзмәшгуль була ала?
– Үзмәшгуль булып теркәлү – сезнең бурыч түгел, хокук. Үзегезгә кирәк, отышлы дип табасыз икән, теркәлеп, яңа статуска ия булачаксыз һәм теләсә кайсы вакыт аннан чыга аласыз.
Ташламалы системага киләсе категория гражданнар теркәлә ала: Башкортстан территориясендә хезмәт иткән яллап эшләткән эшчеләре булмаган кешеләр; еллык керем 2,4 миллион сумнан да артык булмаска тиеш; хезмәт күрсәткән яки үз куллары белән эшләнгән әйберләр саткан кеше. Әгәр дә кеше ваклап сату белән шөгыльләнсә (ягъни алып сату белән) һәм үзе үк киштә артында торса да, үзмәшгуль була алмый. Шулай ук файдалы казылма табу белән шөгыльләнгәннәр, йөкләмә, агентлык, комиссия килешүләре буенча эшләгәннәр дә бу төргә керә алмый.
– Әйдәгез үзмәшгуль хокукы бирә алган хезмәтләрне санап китик.
– Без аның барысын да санап китә алмыйбыз, ә мисал итеп китерербез. Парикмахерлар, маникюр ясаучылар һ.б.; арендага фатир бирүчеләр; пассажирлар һәм йөк ташучылар (такси); үзе җитештергән товар сатучылар (икмәк, кондитер әйберләре, пилмән һ.б.); фото һәм видеога төшерү; чаралар оештырып алып бару, текстлар язу, сценарийлар төзү; фатирлар ремонтлау; бухгалтер, юридик хезмәтләр күрсәтү. Янә кабатлыйм – бу тулы исемлек түгел.
– Күпме түләргә туры киләчәк?
– Бу система буенча бер генә салым түләнә: физик шәхесләрдән алынган керемгә – 4, юридик шәхесләрдән керсә, 6 процент салым салына. Бернинди дә НДФЛ, пенсия исәпләмәләр, ФОМС һәм башкалар юк һәм бу ставка ким дигәндә 10 ел сакланачак.
– Нинди өстенлекләр бар?
– Шәхси эшкуар булмасаң да ярый; ай саен түләүләр юк. Әйтик, акча эшли алдың икән – түлисең, эшли алмадың – түләмисең. Квартал, ел отчетлары да юк, декларация дә бирергә кирәкми. Кыскасы, бернинди документ эшләре булмый. Шул исәптән үзмәшгульләр бушлай медицина ярдәменә дәгъва итә алалар.
Дәүләткә күпме тиеш булуыгыз хакында программа үзе исәпләп чыгарачак. Картаны системага беркетергә була. Бу очракта акча автомат рәвештә алып барылачак. Кыскасы, легаль эшкуар буласыз һәм сезгә бернинди штарфлар да янамаячак.
– Нинди җитешсезлекләре бар?
– Хезмәт стажы бармый. Әйтик, 30 ел эшләсәгез дә минималь пенисиягә генә дәгъва итә аласыз. Картлык көнегезгә үзегез туплап барырга теләсәгез, Пенсия фондына акча күчерергә кирәк булачак.
– Ничек теркәлергә?
– Социаль челтәрдә теркәлү ничек гади, бу да шулай ук. Аның берничә варианты бар:
Русия салым хезмәтенең «Мой налог» түләүсез мобиль кушымтасы буенча.
«Госуслуги» порталы ярдәмендә.
Банклар ярдәмендә. Барлыгы алты, ә Башкортстанда Саклык банкы, «Альфа-Банк» һәм «АК Барс Банк» хезмәттәшлек итә.
Теркәлү берничә минут кына вакытыгызны алыр. Гариза язу кирәкми. Барысы да смартфонда башкарыла. «Мой налог» кушымтасы ярдәмендә теркәлгәндә паспорт һәм фото гына кирәк булачак. Соңгысын шунда ук телефон аркылы эшләп була. Имза өчен камерага күз кысу җитә. Барысы да дөрес башкарылса, сезгә белдерү киләчәк.
– Салымны ничек түләргә?
– Смартфон ярдәмендә «Мой налог» программасы аркылы башкарыла. Аңа сезнең банк картасы беркетелгән булырга тиеш. Картага кергән акчаның кайсысын система аркылы үткәрергә, кайсысын юк икәнен үзегез хәл итәсез.
Мәсәлән, сез репетитор ди. Клиентларыгыз һәр дәрес өчен 100әр сум түли. Сезгә акчаны кулыгызга бирсәләр дә, аны программага теркисез. Клиентларга электрон формада чек җибәрергә кирәк булачак. Әйтик, бу айда сез 20 дәрес бирдегез һәм 2000 сум акча эшләдегез. Программа автоматик рәвештә суммадан 4 процентны исәпли – бу 80 сум була һәм киләсе айның 10сына кадәр счет җибәрәчәк. 25енә кадәр сез аны түләргә тиеш буласыз. Оныткан очракта, система хәбәр итә. Түләнмәсә – пенялар китә.
– Бизнес өчен аерым карта ачтыру кирәкме?
– Юк, кирәкми. Шулай да уңайлы булыр өчен яңа карта ачтырырга тәкъдим итәр идем.
– Рәсми рәвештә эшләп, үзмәшгуль статусына ия булырга мөмкинме?
– Закон моны тыймый. Әйтик, сез уктыучы булып эшлисез. Өстәмә рәвештә репетиторлык белән шөгыльләнәсез, арендага да фатир бирәсез. Рәхим итеп, үзмәшгульлеккә теркәлегез. Ә укытучылык эш хакыннан мәктәп социаль фондларга взнослар түләп һәм НДФЛ тотып барачак.
– Шәхси эшкуарларга ничек үзмәшгуль булырга?
– Сез шәхси эшкуарсыз һәм үзмәшгуль законы таләпләренә тап киләсез икән (штатта эшчеләрегез юк, мәшгульлегегез туры килә) салым хезмәтенә гариза язып, гадиләштерелгән системага күчә аласыз. Ошамый икән – кирегә күчергә хокуклысыз.
– Әгәр дә пенсионер үзмәшгуль булырга теләсә, аның пенсиясе индексацияләнәме? Әле бит эшләгән хаклы ялдагы кешеләрнең пенсиясе «үсми».
– Үзмәшгуль Пенсия фондына акча күчерми, димәк, ул эшләмәгән булып күренә, шуңа пенсиясе индексацияләнәчәк.
– Чит ил кешесе үзмәшгуль була аламы?
– Әйе, аңа да шул ук таләпләр. Әмма бу Евразия союзына кергән илләргә генә кагыла: Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан гражданнарына.
– Сораулар туган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә?
– Моның өчен салым хезмәте сайтында махсус кушымта бар. Аның бәйләнеш үзәге телефоны: 8-800-222-22-22.