Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 гыйнвар 2020, 12:45

Путин өстенлекле бурычларны билгеләде

Ил Президенты Юлламасында тармакны үстерү буенча билгеләнгән өстенлекле бурычларның кайберләре республикада тормышка ашырыла да инде.

Ил Президенты Владимир Путин Федераль җые­лыш­ка еллык Юлламасында мәгариф өлкәсендәге өстен­лек-ле бурычларны билгеләде. Алар арасында федераль бюджет исәбенә сыйныф җитәкчеләренең эш хакын күтәрү, барлык мәктәпләрне югары тизлекле Интернетка тоташтыру, төбәк вузларында бюджет урыннарын арттыру кебек мөһим эшләр тора. Владимир Путин еллык Юлламада укучыларның туклану мәсьәләсенә дә тукталды: 1нче сыйныфтан 4нче сыйныфка кадәр барлык башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәргә тәкъдим итте. Президент Юлламасы Башкортстан укучыларына һәм укытучыларына да кагылачак. Аларның кайберләре республикада тормышка ашырыла да инде, хәтта бу өлкәдә башкаларга үрнәк итеп куярлык эшләребез дә бар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: