Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
29 гыйнвар 2020, 22:45

Авыр хәлдәге балаларның ялын кем оештыра?

1 гыйнвардан юллама алу шартлары үзгәрә.

2020 елның 1 гыйнварыннан авыр тормыш хәлендә калган балаларның аерым категорияләренә ял итүне һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча вәкаләтләр урындагы үзидарә органнарына тапшырылды. Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан шәһәр яны стационар лагерьларына бушлай путевка алу өчен, прописка урыны буенча балаларның ялын оештыру буенча вәкаләтле муниципаль органга (мәгариф бүлегенә) мөрәҗәгать итү зарур. Түбәндәге документларны әзерләп бирергә кирәк булачак:

1) гариза бирүченең паспорты яисә башка документы;
2) бала туу турында таныклык;
3) 14 яше тулган баланың паспорты;
4) уллыкка (кызлыкка), опекага (попечительлеккә) яки тәрбиягә бала алган гаиләгә бала алу фактын раслаучы документ;
5) гаиләне аз керемлеләр категориясенә кертүне раслаучы белешмә;
6) законда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән ышанычнамә — вәкаләтләре ышанычнамә белән билгеләнгән зат өчен;
7) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: