Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 гыйнвар 2020, 11:18

Кем ул тьютор?

Тьютор – мәгариф өлкәсендә барлыкка килгән яңа һөнәрләрнең берсе. Безнең мәктәптә дә тьютор хезмәте күрсәтелә. Кем соң ул? Бу сүз инглизчәдән дус, киңәшче, конфликтлы ситуацияләрне чишәргә ярдәм итүче, белем алу процессында төп ярдәмче, тормыштагы төрле хәлләрдән чыгу һәм тиешле карарлар кабул итү юлын күрсәтүче гид дигән сүз.

Әлеге кеше үтәргә тиеш вазыйфаларны барлап чыксаң, тьютор бер үк вакытта тәрбияче дә, психолог та, киңкырлы педагог та. Тьюторлар, укытучылардан аермалы буларак, һәр укучы белән индивидуаль эшли. Мисал өчен, укучының өй эшләрен координацияли, аңа белгечлек сайларга булыша, теге яки бу фәннән артта калса, аңламаган темаларны аңлата. Әгәр дә укытучылар яисә сыйныфташлары белән конфликтлар туа икән, бу очракта да мәсьләне тьютор җайларга бурычлы. Күргәнегезчә, тиздән мәктәпләрдә укучыларга реаль ярдәм күрсәтә алырлык кешеләр эшли башларга мөмкин.
Укытучы һәм тьютор икесе ике төшенчә. Соңгысы укучы һәм укытучы арасында бәйләүче звено булып тора. Нәкъ менә тьютор баланың иҗади сәләтен тоемлап, аны үстерергә этәргеч бирә , мәктәп таләпләренә яраклаштыра ала. Бала башлангыч сыйныфлардан югарыга күчүне авыр кабул итәме? Бу очракта да тьюторның ярдәме алыштыргысыз. Остазның төп бурычларының берсе – баланы мөстәкыльлеккә өйрәтү.Минемчә, бу яңа һөнәр арытабан популярлашыр гына.
Раушания Тимербаева, Югары Тәтешле 2нче мәктәбе логопеды.
Читайте нас: