Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 февраль 2020, 00:28

Чүп-чар чыгарган өчен түләмәскә мөмкинме?

— Көнкүреш калдыкларын үзаллы аерам, азык-төлекне участогымдагы чокырга (компост) күмәм, яна торганнарын яндырам. Миңа каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен акча түләмәскә буламы?

Ринат ЛАТЫЙПОВ. — Юк. Моннан тыш, әгәр дә сез чүп-чар яндыруны дәвам итсәгез, санэпидемстанция штраф салырга мөмкин. Санитария кагыйдәләрен һәм халык иминлеге нормаларын бозган өчен. Гамәлдәге законнар калдыкларны үтилләштерү буенча эшчәнлекне мотлак лицензияләүне күздә тота. Лицензиясез сез чүп-чарны саклау, чыгару һәм үтилләштерү хокукына ия түгел.
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: