Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 февраль 2020, 01:47

Илчеләр ышанычны аклармы?

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң 75 ел үткәч, төбәк конфликтлары арту, терроризм янавы көчәю һәм кораллар өстеннән контрольлек итү системасы җимерелү нәтиҗәсендә кешелек дөньясы янәдән куркыныч сызык алдына килеп басты.

Шулай дип белдерде Русия президенты Владимир Путин чит ил дәүләтләре илчеләренә ышаныч грамоталары тапшыру чарасында. Путин дипломатларны үз илләренә Русия белән конструктив, тигез хокуклы диалог төзергә булышырга чакырды. Мәскәү моңа әзер, диде ул.
Дипломатлар арасында АКШның яңа илчесе Джон Салливан бар иде. “Русия белән АКШ мөнәсәбәтләре торышыннан, аларның тотрыклылыгыннан һәм ачык булуыннан күп нәрсә бәйле,—диде В.Путин. — Мөнәсәбәтләр тигезлек, суверенитетны ихтирам итү һәм бер-береңнең эчке эшләренә кысылмауга нигезләнергә тиеш”.
Русия лидеры Лондонны да ачык сөйләшүгә чакырды. Бөек Британия илчесе Дебора Джейн Броннерт Путинга ышаныч грамоталары тапшырды. Кытай илчесе Чжан Ханьхуэя да Путинга ышаныч грамотасы тапшырды. Президент Кытай белән Русия мөнәсәбәтләрен иң югары дәрәҗәдә дип бәяләде. “Бу — бөтен нәрсәне үз эченә алган стратегик партнерлык”,—дип билгеләде ул. Мәскәү белән Пекин арасында эзмә-эзлекле рәвештә ике яклы товар әйләнеше, “Себер куәте” газүткәргече эшли башлавын, оборона һәм хәрби-техник хезмәттәшлек үсүен ассызыклады.
Владимир Путинга 23 дәүләт илчесе ышаныч грамоталары тапшырды. АКШ, Бөек Британия, КХРдан тыш, Казахстан, Франция, Германия, Иран, Ирак, Австралия, Яңа Зеландия, Канада, Греция, Сербия, Ирландия, Швеция, Сингапур, Марокко, Алжир, Камбоджа, Монголия, Тунис, Бангладеш һәм Панама илчеләре булды.

Автор : Кадикова Резида
https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: