Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 февраль 2020, 11:45

Яшен яшьнәми торып...

Хәзер без тормышыбызны такси хезмәтеннән башка күз алдына да китермибез. Районда берничә такси хезмәте эшләп килә. Бик ансат: шалтыраттың – машина капка төбеңә килеп туктый һәм кирәк ноктага алып бара. Кайбер чакта алар көттереп тора, янә шалтыратырга туры килә. Ә кайчакта капка алдына да чыгарга өлгермибез, такси инде анда. Төрле автомобильләр килә: искеләр һәм яңалар, чит илнеке һәм үзебезнекеләр, чиста һәм пычраклар, водительләр дә төрле. Күпчелек кеше боларга артык игътибар бирми: иң мөһиме – кирәк урынга илтеп куйсын.

Төптәнрәк уйлап карасак, таксига утырып, без аңа үз сәламәтлегебезне, мөгаен, гомеребезне дә ышанып тапшырабыз. Руль артында нинди водитель: тәҗрибәле, сәламәт, аекмы, автомобиле төзекме? Һәм бу урында сорау туа – районда законга җавап бирердәй такси хезмәте бармы?
Берничә такси хезмәте телефонына шалтыратып, таксист булып эшләр өчен хокук алган водительләр барлыгы белән кызыксындык, таксистлар туктаган урыннарны айкадык, әмма машинаның ян якларында шашкалар төшерелгән тамга да, автомобиль түбәләрендә сарыкызыл билге дә күрмәдек. Алгы пыяладагы яшел төстәге «такси» язуы исәптә түгел. Менә шулай, җәмәгать! Ә бу эш ничек дөрес итеп оештырылырга тиеш соң? Закон таләпләре нинди?
Водительнең стажы өч елдан да ким булмаска, такси хезмәте күрсәтү өчен рөхсәте булырга тиеш һәм рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе үтәргә бурычлы.
Автомобильгә килсәк, ул техник яктан төзек булырга тиеш. Моның өчен даими рәвештә техник күзәтү үтү мотлак. Юлга чыгар алдыннан автомобильнең торышын карап чыгу кирәк. Автомобильдә такси график схемасы һәм сарыкызыл төстә «Такси» билгесе булу зарур.
Ә хәзер салонда нәрсәләр булырга тиеш, шуңа ачыклык кертик. Алдагы панельдә таксистның фотосы, таксист хезмәтен башкаруга рөхсәт ителгән номеры белән исем-фамилиясе, аның нинди такси хезмәтендә эшләве, хаклар прейскуранты һәм күзәтчелек органнары хакында мәгълүмат булырга тиеш. Бу шартлар үтәлсә генә, таксист юлга чыга ала.
Закон нәрсәнедер таләп итә икән, үтәлмәгән очракта җәзасы да каралган. Алар нидән гыйбарәт?
Рөхсәтсез йөргән водительгә 5 мең сум күләмендә штраф салына (ул документ «Башкортстан Республикасы тер­риториясендә пассажирларны һәм багажны йөртү буенча эшчәнлек күрсәтү өчен рөхсәт» дип атала. Ул кем тарафыннан һәм кайда бирелгәнлеген алдарак бәян итәрбез); рөхсәт булмый торып автомобильгә таксиның төсле график схемалары, яки сарыкызыл «Такси» билгесе куелса 5 мең сум; водительнең рөхсәте булган очракта да, әгәр дә бу билгеләр булмаса 3 мең сум; салонда мәгълүмат карточкасы булмаса 1 мең сум штраф каралган. Закон шулай ук касса чегы, квитанция бирүне дә таләп итә. Ә иң беренче штраф ул законсыз рәвештә эшкуарлык белән шөгыльләнгән өчен. Син таксист хезмәте күрсәтәсең икән, бу үзе эшкуарлык.
Агрегаторлар, ягъни диспетчерлык хезмәтен алып баручылар игътибарын җәлеп итеп шуны әйтәсе килә, әлегә кадәр алар бернигә җавап бирмәсәләр дә, тиздән яңа закон үз көченә керәчәк. Аңа ярашлы, әгәр дә пассажирның сәламәтлегенә (яки башкалар) зыян килә икән, водитель белән диспетчер уртак күтәрәчәкләр. Шуңа да такси хезмәте моңа ныклы игътибар бирер, эшкә тәҗрибәле һәм легаль таксистлар гына җәлеп итәр, дип ышанасы килә.
Әйе, закон таләпләре каты. Әгәр дә тикшерү һәм күзәтчелек органнары аларны куллана башласа, ай-һай, аз күренмәс. Әлегә бездә тыныч, әмма гел генә болай булмас. Шәһәрләрдә, башкалабызда легаль булмаган водительләр белән әнә ничек көрәшә башладылар?! Кул кушырып, бәла булганын көтеп утырырга ярамый. Моны бит законлы рәвештә дә башкарырга була.
Шуңардан башлыйк: агымдагы елдан таксист булу өчен шәхси эшкуар булмасаң да ярый. Иң уңайлы юл үзмәшгуль (самозанятый) булып теркәлү. Бу хакта без гәзитебез битләрендә дә яктырткан идек. Шулай ук мәгълүмат белән Федераль салым хезмәте сайтында да танышырга була. Бу кичләрен, вахта арасында, ял көннәрендә таксист булып акча эшләгәннәргә дә, ә төп эшчәнлеге таксист булганнарга бигрәк тә уңайлы: эшлисең, керем аласың икән – салым түлисең, эшләмисең икән – юк.
Кайдан рөхсәт алырга? Башкортстанда бу төр рөхсәтне Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Башкортстан Республикасы дәүләт комитеты бирә. Моны алу өчен Уфага барып йөрисе дә юк – документларны күпфункцияле үзәк (МФЦ) аркылы тапшырырга була. Хакы – 1 мең сум. Рөхсәт биш елга бирелә, арытабан вакыты үткәч аны 500 сум түләп озайтырга мөмкин. Автомобильнең яшенә карамыйлар, иң мөһиме, ул төзек булсын. Алдан язып үткәнчә, водительнең стажы 3 елдан ким булмаска тиеш. Республикада алынган рөхсәт белән чит төбәкләргә чыгарга ярыймы? Вакытлыча пассажирны илтеп кую, барып алу өчен ярый, әмма Башкортстан рөхсәте белән башка төбәктә даими эшләргә, ярамый.
Безнең бу мәкаләбез райондагы такси хезмәтен уңай якка үзгәртергә булышлык итәр дигән өметтә калабыз. Бәлки хакимият тә ниндидер чаралар күрер. Ә район үзәгендә машина куяр урын артыр. Әлегә универмаг, «Уют», «Мостафа», «Дружба» алды «бомбилалар» белән туп-тулы. Өстәвенә, үзләреннән соң көнбагыш кабыгы, тәмәке төпчеге һәм башка чүп өеп калдыралар.

Рәфит ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: