Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 февраль 2020, 15:17

260 урынлык балалар бакчасы барлыкка киләчәк

Уфаның Кузнецов затоны бистәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше Владимир Путинның май указы белән расланган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында башланачак.

Уфаның Кузнецов затоны бистәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше Владимир Путинның май указы белән расланган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында башланачак.

Исегезгә төшерәбез: шушы көннәрдә Уфаның Киров районы Кузнецов затоны бистәсендә 150нче балалар бакчасы филиалы ачылды. Озакламый биредә тагын бер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзеләчәк. Балалар бакчасы проекты өч катлы булачак.

Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов сүзләренчә, мондый объектларны төзүнең норматив срогы 14 ай тәшкил итә.

- Кузнецов затоны бистәсендә яшәүчеләр яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе пәйда булуын бик көтә, шуңа күрә без төзелешне башлау процессын тизләтү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Февральдә генеральный подрядчыны сайлау буенча конкурс процедуралары башлана. 2021 елның дүртенче кварталында эшне төгәлләү планлаштырыла һәм ул бистә балалары өчен үз ишекләрен ачачак, - диде Артем Ковшов.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/260-urinlik-balalar-bakchasi-barlikka-kil-ch-k-118753/
Читайте нас: