Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 февраль 2020, 17:31

Яшь әниләрне укытуга акча бүленәчәк

Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында яшь аналарның квалификациясен күтәрү темасы каралды.

Утырышта катнашучылар юридик берәмлекләргә һәм шәхси эшкуарларга өч яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларны яңадан укытуны оештыруга республика бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслады.
Укыту "Демография" гомумдәүләт проектының "Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру" төбәк проектында каралган.

– Өч яшькә кадәрге балаларны карау буенча отпускта булган хатын-кызларны укыту механизмнары халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары юлламасы буенча яңадан укытуны һәм квалификацияләрен күтәрүне, белем бирү сертификатларын бирүне һәм эш бирүчеләрне субсидияләүне күз уңында тота, – дип аңлата Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова. - Былтыр төбәк бюджеты акчалары исәбенә 545 хатын-кыз белем алды.

Быел яшь әниләрне укытуга 75,8 миллион сум юнәлтеләчәк, шуларның 72,6 миллион сумы - федераль бюджеттан, 3,2 миллионы - республика казнасыннан.
Читайте нас: