Әлеге бәйрәм дә Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Чарада милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар, профессиональ мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, үзешчән сәнгать коллективлары, югары уку йортлары студентлары катнашачак.
Бәйрәмнең мәгълүмати-күңел ачу программасына төрле халыкларның музыкаль номерлары, әдәбият эшлеклеләренең чыгышлары һәм басма матбугат күргәзмәләренең эше кертелгән.