2019 елның 1 гыйнварыннан республика каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Әлеге эшчәнлектән республика халкының 97 проценты файдалана.
Соңгы биш ел эчендә атмосферага зарарлы матдәләрне чыгару күләме тотрыклы күләмдә сакланган. Былтыр бу күрсәткеч 930 мең тонна тәшкил иткән. Аларны киметү максатында предприятиеләр 60тан артык һава чистарту чарасы үткәргән.
Узган елда файдалы казылмаларны законсыз табуның 194 очрагы теркәлгән, 375 тапкыр калдыкларны рөхсәт ителмәгән җиргә ташлаганнар. Тирә-як мохиткә китерелгән зыянны каплату өчен 102 административ материал әзерләнгән (штраф күләме 199,4 миллион сум).
Коллегия утырышында эчәр су сыйфаты турында да сүз булды. Киеренкелек зур булса да, республика объектларында су сыйфаты күп еллар дәвамында тотрыклы дәрәҗәдә саклана. Сулыкларны күбрәге торак-коммуналь хуҗалык объектлары пычрата (58,34 процент). Икенче урында химия предприятиеләре – 24,73 процент, өченче урында ягулык тармагы предприятиеләре – 4,86 процент. Су объектларына китерелгән зыянны киметүче чараларны тормышка ашыру өчен 700 миллион сум акча тотынылган.
Гомумән, 2019 елда министрлыкның эше канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Чыгышы азагында Урал Искәндәров киләсе елга планнар турында әйтте. "Экология" гомумдәүләт проекты куйган бурычларны тормышка ашыру министрлыкның 2020 елдагы төп эшчәнлеге булачак.