Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 февраль 2020, 13:04

Уфадан Агыйделгә тимер юл сузылачакмы?

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостанРеспубликада "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла. Шул юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итеп, Башкортстанда Уфадан Агыйдел шәһәренә кадәр тимер юл төзү планлаштырыла.

Бу мәсьәлә уңаеннан Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов һәм “РЖД” җәмгыяте генеральный директорының беренче урынбасары Вадим Михайлов белән очрашу барышында Уфа – Благовещен – Бөре – Агыйдел тимер юл тармагын төзү турында фикер алыштылар.

Төбәк хакимияте яңа инфраструктура объектын булдыру кирәклеген берничә сәбәп белән аңлата. Тармак Уфа, Бөре һәм Агыйделдә урнашкан өч елга портын тоташтырачак һәм аларның соңгысында йөк портын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук тимер юл элемтәсе барлыкка килү районнарда урнашкан ягулык-энергетика комплексы һәм урман сәнәгате предприятиеләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк, алар аша Бөре, Дүртөйле, Борай, Калтасы, Краснокама юллары узачак. Килешүгә 2020 елның сентябрендә кул кую планлаштырыла.

Шулай ук Уфаның Көньяк әйләнеше участогында тимер юлларны модернизацияләү мәсьәләсе дә каралды. Бу Уфа аша узучы транзит йөк поездларыннан юлларны бушатырга, аларны әйләнеп чыгарга һәм шәһәр яны тимер юл хәрәкәтен үстерү юлларын бушатырга мөмкинлек бирәчәк.
Модернизацияләү проекты берлектә финанслау шартларында гамәлгә ашырылачак.

Фото: ufa.aif.ru

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: