Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 февраль 2020, 01:20

Рейтингка Радий Хәбиров та кергән

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Медиалогия” төзегән Русия ир-атлары медиарейтингына кергән. Белгечләр төбәк җитәкчесенең 2019 елның февраленнән алып 2020 елның февраленә кадәр мәгълүмат чараларында искә алынуын күзәткән. Нәтиҗәдә Радий Хәбиров 12 урын алган.

Рейтингны Владимир Путин җитәкли. Аңардан соң Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Мәскәү мэры Сергей Собянин, чит илләр эшләре министры Сергей Лавров, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе Алексей Навальный, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Глеб Никитин, оборона министры Сергей Шойгу һәм Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров килә.
Радий Хәбировтан соң рейтингны Патриарх Кирилл (13 урын), илебез хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин (14 урын), Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (17 урын) һәм ут күршебез Татарстан президенты Рустәм Миңнеханов.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Радий Хәбировның шәхси архивыннан.
  • Читайте нас: