Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 март 2020, 11:03

Мохтаҗларга 100 мең сум бирәчәкләр

Сүз социаль контракт турында бара. Бу килешү Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән төзелә. Шулай ук, мохтаҗлар шәхси хуҗалык алып бару өчен – 50 мең, һөнәри белем алуга 15 мең сумга дәгъва итә ала. Республикада быел бу программаны финанслау артты.

Башкортстанда мохтаҗлар арасыннан хәзер күбрәк кеше 100 мең сум акча ала алачак.

Сүз социаль контракт турында бара. Бу килешү Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән төзелә. Шулай ук, мохтаҗлар шәхси хуҗалык алып бару өчен – 50 мең, һөнәри белем алуга 15 мең сумга дәгъва итә ала. Республикада быел бу программаны финанслау артты.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган елда Башкортстанда хезмәт базарындагы хәл яхшырган. Эшсезлек дәрәҗәсе 4,4 процент тәшкил иткән. Төбәк өчен бу - үзенчәлекле рекорд.

"Без үз ролебезне социаль хезмәт күрсәтүләр базарын үстерүдә, күрсәтелгән хезмәтне уңайлы итүдә һәм социаль ярдәм артсын өчен шартлар тудыруда күрәбез. Чөнки бездә халык картая, кызганычка каршы, инвалидлык кимеми. Бүген социаль ярдәм, социаль яклау беркайчан да булмаганча таләп ителә, - ди Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Фото: bash.news

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Mohta-larga-100-me-sum-bir-ch-kl-r-143432/

Читайте нас: