Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 март 2020, 11:43

Алга сикереш кирәк!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан“Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада дөнья дәрәҗә-сен­дәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген булдыру буенча стратегик сессия эшендә катнашты һәм чыгыш ясады.

Анда, шулай ук, Русия фән һәм югары белем министрының беренче урынбасары Григорий Трубников, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Иҗтимагый стратегияләр институты директоры, “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбенең фәнни җитәкчесе Андрей Волков катнашты.
– Ни өчен без Фәнни-мәгариф үзәген булдыру проектында катнашырга телибез? Безнең көндәшлек өстенлекләребез нинди?
Беренчедән, бездә югары мәктәп, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе югары, фәнни учреждениеләр күп. Әмма миндә республикабыз фәне – Башкортстан Фәннәр академиясе яисә Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәге турында сүз барсынмы – ниндидер алга сикереш, күтәрелеш, алга хәрәкәт итүгә мохтаҗ дигән хис туа. Шуңа күрә бу – безнең югары мәктәп һәм фән көткән проект.
Икенчедән, республика территориясендә шактый алгарышлы, эре предприятиеләр эшли. Болар – нефть һәм газ химиясе, машина төзү, “Ростех” компанияләре-нең зур вәкиллеге. Алар барысы да безнең белән эшләргә әзер.
Өченчедән, без алар белән сөйләшүләр уздырдык. Һәм аларның барысы да төзелеп килүче дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге кысаларында берләшергә һәм хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде. Без аны үзебез өчен “Евразия фәнни-мәгариф үзәге” дип атадык. Чөнки безнең республика Евразиянең үзәгендә урнашкан Ул Европа һәм Азиянең фәлсәфәсен, мәдәниятен, фәнне үз эченә ала. Шуңа күрә мин бу кызыклы, яхшы проект булыр дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров.
Григорий Трубников республика Башлыгына стратегик сессиягә чакыруы өчен рәхмәт белдерде.
– Башкортстанда күрергә өлгергәннәрем көткәннән дә яхшырак, – диде ул үз чиратында. – Әмма безнең чит ил партнерларыбыз бер урында гына тормый, һәм бу җәһәттән фәнни-мәгариф мохитен яңадан эшкә кушып җибәрү юнәлеше төгәл сайланган. Яңа экосистема булдырырга кирәк. Сездә көчле фәнни мәктәп бар. Әмма республика власте киләчәккә карый һәм төбәк донор түгел, ә көчле, югары квалификацияле кадрлар өчен магнит булсын өчен барысын да эшли. Әлбәттә, сезнең куәтегез, беренче чиратта, илебезгә хезмәт итәргә тиеш, әмма республика мәнфәгатьләрен дә онытмаска кирәк.
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: