Шул уңайдан 5 март көнне Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында “Тылсымлы дөнья” балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Чарада Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хаҗин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Бакча 260 урынга исәпләнгән, ул ике катлы бинадан гыйбарәт. Беренче катта логопед, психолог, методика бүлмәләре, азык-төлек блогы һәм хуҗалык блогы урнашкан. Икенче катта төркемнәр өчен бүлмәләр, физкультура һәм музыка дәресләре өчен заллар, мөдир кабинеты урнашкан.