Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 март 2020, 23:47

Шәһәр транспорты яңартылачак

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутинТөбәкләр өчен яңа шәһәр пассажирлар транспортын сатып алу "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елда башлана. Бу максатларга 7 миллиард сумга кадәр акча юнәлтү планлаштырыла, дип сөйләде Русия транспорт министры Евгений Дитрих.

"Быел автобуслар сатып алу өчен 7 миллиард сум акча бар", - дип сөйләде Евгений Дитрих Беренче канал эфирында.
Аның сүзләренчә, 4 миллиард сум Транспорт министрлыгы тарафыннан бүленәчәк, ә Русия лизинг компанияләре тагын 3 миллиард сум өстәячәк.
Шәһәр пассажирлар транспортын гомумдәүләт проекты кысаларында яңартуга 2024 елга кадәр 20 миллиард сум каралган, аларга 20 шәһәрдә автобусларны алыштыруны финанслау күздә тотыла. Әмма Транспорт министрлыгы программаны киңәйтү буенча тәкъдимнәр әзерли.
"Гомумдәүләт проекты кысаларында без 104 шәһәрдә урамнарны ремонтлыйбыз, автобусларны да шушы 104 шәһәрдә яңартуын теләр идек", - дип билгеләде министр.
Фото: ТАСС сайтыннан
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: