Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
18 март 2020, 23:40

Миңа чиста урамнар, шәһәрләр ошый.

Бүген Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгының колонналы залында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Бүген Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгының колонналы залында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Бүген Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгының колонналы залында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Хезмәткәрләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады. Аерым алганда, ул түбәндәгеләрне белдерде.

- Хөрмәтле дуслар! Мин сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Ул берничә көн элек булды һәм без сезне ул көнне җыя алмадык. Минем торак-коммуналь хуҗалыкның һәр хезмәткәренә рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки сезнең эшегез белән республика халкының нинди шартларда яшәве бәйле. Сезгә кайчакларда тәүлек буе да эшләргә туры килә. Мин һәрвакыт хезмәткәрләр урамга чыксын, ял итү урыннарын чистартсын дип таләп итәм. Чөнки миңа чиста урамнар, шәһәрләр ошый. Без алга таба илдә иң чиста төбәк булачакбыз.

Сез беләсез, әлеге вакытта бездә күп программалар эшли: "Башкортстан ихаталары", подъездларны ремотлау һәм башкалар. Шулай ук, әлеге вакытта без торак-коммуналь хуҗалыкның инфраструктурасын модернизацияләүгә күп көч салабыз. Безнең барлык эшләр дә республикада уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлтелгән.

Ә бүген минем сезгә рәхмәт сүзләрен генә әйтәсем киләм. Шәхсән үземнән, Хөкүмәттән һәм барлык республика халкыннан. Бәйрәм белән сезне!

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ild-i-chista-t-b-k-bulachakbiz-172660/

Читайте нас: